16+

Груша ашагач, су эчеп куй

Груша ашарга яратучылар аның халык медицинасында да кулланылуын беләме икән? Ишетмәгән булсагыз, белегез: груша температура төшерү, ютәлгә каршы тору, сидек кудыру чарасы буларак файдаланыла.

Әлеге җимеш шикәргә, органик кислоталарга, ферментларга, клетчаткага, С, B1, Р һәм РР витаминнарына бай. Кайбер сортларында микроэлементлар, шул исәптән йод та күп. Әмма грушаны дөрес ашарга кирәк: буш ашказанына ашау һәм аның артыннан су эчү дөрес.
Грушаның согы да файдалы. Ул ашказаны авыруларын, үпкәләрне дәвалаганда, кан тамырлары тышчаларын ныгыту өчен кулланыла. Аңарда балалар, йөкле хатыннар өчен кирәк булган фолий кислотасы бар.
Груша сайлаганда шуңа игътибар итегез: аның исе никадәр көчлерәк булса, файдасы шуның кадәр күбрәк, аеруча йөрәк эшчәнлеге өчен.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading