16+

Җиләк капсаң, юып кап!

Җәйге вакытта борчый торган авыруларның берсе - геморрагик бизгәк. Бу чирнең таратучылары тычканнар булгач, халык телендә аны тычкан бизгәге дип атыйлар.

Җиләк капсаң, юып кап!

Җәйге вакытта борчый торган авыруларның берсе - геморрагик бизгәк. Бу чирнең таратучылары тычканнар булгач, халык телендә аны тычкан бизгәге дип атыйлар.

Авыруның исеме дә колакка ятышлы түгел, авыру үзе дә бик җитди санала. Сер түгел: бакчага чыккач, түтәлдән генә өзеп җиләк ашарга яратабыз, кыярны да юып тормыйбыз, болындагы җир җиләген дә күп очракта юып мәшәкатьләнмибез. Ә бу исә тычкан бизгәге авыруын йоктыруның иң җиңел ысулы. Инфекцияле кимерүчеләр азык-төлекне, җиләк-җимешне зарарлый. Кеше аларны ашап авырый. Авыру юылмаган куллар аша да йога.
Авыл халкы һәм туристлар, игътибар!
Тычкан бизгәге - һава яки тузан аркылы күчә торган вируслы авыру. Авыру кешедән кешегә күчми. Тычкан бизгәгенең корбаннары күп очракта авыл халкы һәм туристлар, чөнки нәкъ менә алар күп вакытны табигать кочагында үткәрә. Әлеге авыруның киң таралган урыннары - чыршы-нарат, усак урманнары, каенлыклар һ.б.
Авыруны таны!
Тычкан бизгәгенең билгеләре шул ук минутта күзәтелә башламый, ә инфекция эләгеп, 14-15 көн үткәннән соң сизелә. Тән температурасы бик нык күтәрелә (бу авыруның төп билгесе), авыру эләккән кешенең мускуллары һәм буыннары авырта башлый, калтырата-туңдыра, күңел болгана, баш авырта, күзнең күрүе начарлана, күз алларында томан хасил була. Бу билгеләрдән тыш, авыруның борыныннан кан китәргә дә мөмкин һ.б. Тычкан бизгәгенең билгеләре якынча 4 көн дәвамында саклана, аннан соң акрын гына юкка чыга. Әмма моннан соң да тынычланырга иртәрәк әле, чөнки тиздән бөерләр начар эшли башлый. Авыруның иң катлаулы вакыты башлана һәм ул 10 көнләп дәвам итә. Кешенең күңеле болгана, буыннары авырта, ул бик нык хәлсезләнә. Бу очракта вакытында тиешле ярдәм күрсәтелү бик тә мөһим, чөнки авыруның ахыры аяныч тәмамланырга да мөмкин.
Салкын тию генә түгел!
Еш кына тычкан бизгәге авыруын салкын тию яки эчәклек авыруы белән бутыйлар. Шулай да тычкан бизгәген аерып торган төп билгеләр бар: бу вакытта томау төшми, ютәл булмый, сулыш юллары ялкынсынмый. Эчәклек авыруыннан аермалы буларак, тычкан бизгәге вакытында эч авыртуы, күңел болгану берникадәр вакыт үткәч кенә барлыкка килә.
Әлеге авырудан саклану өчен, мөмкин кадәр игътибарлы булырга кирәк. Юылмаган ризыкларны ашамагыз, гигиена кагыйдәләрен үтәү мөһим. Кимерүчеләр белән дә көрәш алып бару сорала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading