16+

Имбир белән чәй эчәбез

Соңгы вакытта сәламәт яшәү рәвеше алып бару аеруча популярлашып китте. Күпләр экологик чиста табигый продуктлар ашарга, аларны зыянсыз гына әзерләргә тырыша. Авырып китсәләр дә, дару үләннәре, шул исәптән имбир кулланырга ашыгалар.

Имбир белән чәй эчәбез

Соңгы вакытта сәламәт яшәү рәвеше алып бару аеруча популярлашып китте. Күпләр экологик чиста табигый продуктлар ашарга, аларны зыянсыз гына әзерләргә тырыша. Авырып китсәләр дә, дару үләннәре, шул исәптән имбир кулланырга ашыгалар.

Имбир дару буларак та, тәмләткеч сыйфатында да файдаланыла. Аның төп кыйммәте антиоксидант чара булуында. Имбир чәен даими рәвештә тизрәк куллана башласагыз, озак вакыт үз яшегездә калырсыз.
Имбир тамырының файдасы болар белән генә бетми. Ул авыртуны басу һәм йогышсызландыру сыйфатына да ия. Салкын тиеп авырый башлауга, тизрәк имбир тамыры кисәген суырсагыз, тамагыгыз тиз тынычланыр. Ашказаны-эчәклек трактына да ул шулай ук яхшы тәэсир итә. Шуңа да имбир сәяхәткә чыгучылар өчен дә алыштыргысыз нәрсә. Очкычта очарга, теплоходта йөзәргә яки автомобильдә барырга уйласагыз, күңелегез болгана калса, дип, үзегез белән берничә имбир тамыры кисәге алыгыз. Транспортка утыруга, тел астына шуны куегыз. Шулай иткәндә, юлыгыз тыныч узар.
Катлаулы авырулар вакытында, химиотерапия алганда имбирны профилактика максатыннан кулланалар. Ул дарулар таркалганда барлыкка килгән матдәләрне актив чыгара.
Белмәгән дарулар кулланып, организмыгызны агуламагыз. Иң яхшысы - һәркөн имбир джемы белән чәй эчү. Моның өчен, имбирның коры тамырын кофемолкада тарттырып, барлыкка килгән порошокны 1:10 исәбеннән бал белән кушыгыз. Бер чынаяк чәйгә ярты бал кашыгы имбирлы-баллы джем салыгыз.
Имбир, әйткәнебезчә, тәмләткеч буларак та кулланыла. Вьетнамлылар аңардан кайнатма әзерли, европалылар ит яки балык ризыкларын әзерләгәндә куллана, инглизләр пудингларына имбир цукаты куша.
PS. Имбирны кулланыр алдыннан, табиб белән киңәшләшү зарур.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading