16+

Җимеш агачларын корткычлардан һәм авырулардан саклау буенча КИҢӘШЛӘР

Апрель-май айларына бакчачыларга җимеш агачларын корткычлардан һәм авырулардан саклау эшенә керешергә кирәк.

Җимеш агачларын корткычлардан һәм авырулардан саклау буенча КИҢӘШЛӘР

Апрель-май айларына бакчачыларга җимеш агачларын корткычлардан һәм авырулардан саклау эшенә керешергә кирәк.

Узган елны агач-куакларның авыру яфраклары һәм җимешләре күп булган булса, бөреләре чыкканчы, һава температурасы +4тән узганда, 3 процентлы бордо сыекчасы белән эшкәртегез. Эремәне «бордо сыекчасы» дип аталган порошоктан әзерләгез.

Үткән елны агач-куакларның яфраклары кипкән яки күгәрек таплар белән капланган булса, Хорус препараты белән эшкәртегез. Вак корткычлар да һөҗүм иткән булса, әлеге препаратка Актара, Децис профи, Фуфанон-Нова кушыгыз.

Агач-куакларның ботаклары һәм җимешләренә корткычлар ияләшкән булса, Децис профи, Фуфанон-Нова, Алатар, Кинмикс препаратлары сиптерегез.

Алмагач белән груша яфрагында шикле таплар барлыкка килсә, Скор яки Раек, Строби белән эшкәртегез. Бу вакытка бакчага корткычлар да һөҗүм итсә, урамда +18гә кадәрге температура торса, эремәгә Фуфанон-Нова яки Искра М, яисә Кинмикс та кушыгыз. Көн эссерәк булганда, әлеге катнашма урынына Лепидоцид, Битокси-бациллин яки Фитоверм кулланыгыз.

Үткән елны сливагызның яфраклары тишкәләнеп беткән булса, Хорус препараты белән эшкәртегез.
Үткән елны груша белән алмагачыгызда кутыр (парша) кебек гөмбәле авыру күзәтелгән булса, аларга Скор, Раек, Строби сиптерегез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading