16+

Йокы татлы булсын өчен...

Йокыгыз һәрчак туйсын һәм йоклау организмга бары файдага гына булсын дисәгез, берничә киңәшне истә тотыгыз.

Йокы татлы булсын өчен...

Йокыгыз һәрчак туйсын һәм йоклау организмга бары файдага гына булсын дисәгез, берничә киңәшне истә тотыгыз.

1. Йокларга 22.00-23.00 аралыгында ятыгыз.
2. Иртән кояш нурларын "эләктереп" калырга тырышыгыз. Бу төн җиткәндә мелатонин эшләп чыгаруга ярдәм итәчәк. Әгәр дә көн озынлыгы аз икән, лампалар кулланыгыз.

3. Көн саен физик эшчәнлек белән шөгыльләнегез.
4. Тәүлегенә 8 сәгатьтән дә ким йокламагыз. Әмма сан гына түгел, сыйфат та мөһим. Әгәр дә күргән төшегезне хәтерләмисез икән, димәк йокыгызның сыйфаты бик түбән.

5. Гел берүк вакытта ятарга тырышыгыз.
6. Кап-караңгы бүлмәдә йоклагыз. Җемелдәп торган лампочкалар, тавыш йокының сыйфатына зыян китерәчәк.
7. Йокы бүлмәсендә эт-мәчеләр йокларга тиеш түгел.

8. Гырылдый торган кеше янында йокламагыз. Андый кешене дәваларга кирәк. Чөнки гырылдау сәламәтлек өчен бик зыянлы һәм куркыныч.
9. Иртән гел бер вакытта торыгыз. Шул исәптән, ялларда да.

Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading