16+

Ир-атлар колагына: ванна бүлмәләренә, плиткадан кала, тагын нәрсә ябыштырып була?

Керамик плитка, әлбәттә, иң отышлы вариант. Әмма шул ук вакытта кыйммәт тә. Интерьерны да бизи алырлык, дымны да күтәрә алырлык тагын нинди материаллар бар?

Ир-атлар колагына: ванна бүлмәләренә, плиткадан кала, тагын нәрсә ябыштырып була?

Керамик плитка, әлбәттә, иң отышлы вариант. Әмма шул ук вакытта кыйммәт тә. Интерьерны да бизи алырлык, дымны да күтәрә алырлык тагын нинди материаллар бар?

Пластик панельләр. Гади һәм бюджетлы дизайн өчен менә дигән. Тар такталысы (рейкалы) матуррак күренә, әмма аны җыю авыррак. Табаклысы (листовой) – киң, шунлыктан эш тә тизләнә.

ПВХ- панельның уңай яклары:
кыйммәт түгел
төсләре күптөрле
су үткәрми, тиз юыла
аны куяр алдыннан стеналарны тигезләргә кирәкми
өстәмә рәвештә тавышны изоляцияли
Тискәре ягы – басым булганда тиз җимерелә, нык түгел.

Буяу. Стенаны буяп кына чыксаң да була. Әмма мәшәкате күп. Өстенлекле ягы – буяуны теләсә нинди интерьер стилендә кулланып була, икенчесе – керамикага караганда арзанрак. Стенаны тигезләп, ике кат буяп чыгу һәр кешенең кулыннан килә. Бүген күпләр плитка белән буяуны бергә куллана. Стеналарга акрил, силикон һәм латекс буяулар туры килә.

Декоратив штукатурка. Составында гипс булганын кулланмагыз, чөнки дымны күтәрә алмый. Ул минераль, акрил, силикон булырга тиеш.  
Микроцемент. Бу заманча материалны плитка урынына файдаланалар. Тыштан караганда, ул декоратив штукатурканы яки буяуны хәтерләтә. Шул ук вакытта нык та.

Уңай яклары:
дымны күтәрә
теләсә ниди өслеккә, хәтта искке кафельга да сыларга була
аңарда күгәрек барлыкка килми
төсләре күптөрле
тышкы кыяфәте озак саклана, төсе югалмый.
Үзе ябыша торган пленка-обойлар. Акчаны янга калдырасыгыз килсә, бу вариантны да кулланырга була. Ул рулоннарда сатыла. Аны агач өстенә дә, кафель, пыяла, МДФ, штукатур, металл, фанерага да, гипсокартонга да ябыштырырга мөмкин.  Ябыштырыр алдыннан стеналарны тигезләп чыгасы була.

Фото: https://pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading