16+

Җитен мае варикоз, атеросклероз, шикәр чире, тромблар барлыкка килүдән саклый

Җитен мае Омега-3 һәм Омега-6 майлы кислоталарына бай. Әлеге кислоталар кеше организмында үзеннән-үзе барлыкка килми, шуңа да аны ризык белән генә алып була.

Җитен мае Омега-3 һәм Омега-6 майлы кислоталарына бай. Әлеге кислоталар кеше организмында үзеннән-үзе барлыкка килми, шуңа да аны ризык белән генә алып була.

Омега-6 кислотасы зәйтүн һәм рапс маенда булса, Омега-3 фәкать җитен маенда гына. Ул кислота, җитен маена караганда, балык маенда азрак та икән. Әлеге майда шулай ук A, B1-B6, E, K, F витаминнары, калий, фосфор, цинк, тимер кебек макро- һәм микроэлементлар бар.

Җитен маен эчәргә дә, массаж ясаганда тәнгә дә сыларга була. Аны косметологиядә дә актив кулланалар. Чистартылмаган җитен маен бөтен кеше дә эчә алмый, аның үз исе һәм тәме бар. Андыйларга майның капсулада сатылганын эчәргә киңәш итәләр. Чистартылмаганын кулланучылар исә түбәндәгеләрне истә тотарга тиеш:

шешәне ачкач та, май нибары бер ай гына саклана, шуңа да кечкенә шешәдәгесен алыгыз;

май караңгы төстәге пыяла шешәдә сакланырга тиеш, аны суыткычта яки караңгы урында саклагыз;

пластик шешәдәгесе арзанрак була, аны сатып алган очракта да, өегездә пыяла савытка бушатыгыз;

майны көненә 1-2 чәй кашыгы кулланырга ярый.

Җитен мае бигрәк тә эчәклекләр өчен файдалы. Ул организмнан токсиннар һәм шлакларны чыгарырга булыша. Составында Е витамины булганлыктан, чәч һәм тән тиресен яхшырта. Аны битлекләргә дә берничә тамчы кушалар. Җитен мае кан тамырларын сыгылмалы итә. Варикоз, атеросклероз, шикәр чире, тромблар барлыкка килүгә каршы тора. Ул шулай ук иммун системасын ныгыта. Әмма ашказаны-эчәклек тракты авырулары, үт куыгында таш булганда, җитен маен эчмәү хәерле.

Нәтиҗәсе булсын өчен, майны иртән эчәргә кирәк. Иртән ашарга 20 минут кала һәм кич белән ашап 20 минут үткәч, берәр чәй кашыгы кабып куегыз. Аңардан соң җылы су да эчәргә ярый.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading