16+

Кабактан тәмле ризыклар

Бакчаларыбызда кабаклар өлгерде. Уңган хуҗабикәләр алардан төрледән-төрле тәмле, туклыклы ризыклар әзерләп якыннарын сөендерә башлады.

Кабактан тәмле ризыклар

Бакчаларыбызда кабаклар өлгерде. Уңган хуҗабикәләр алардан төрледән-төрле тәмле, туклыклы ризыклар әзерләп якыннарын сөендерә башлады.

Шәхсән үзем дә бу витаминлы яшелчәне яратып кулланам. 

Балачакта дәү әнием безне дөгеле-йөземле кабак бәлеше, эчлегенә сары майда бүрттерелгән тары ярмасы салынган кабак бөккәне пешереп сыйлый иде. Урталай ярып, эчен алып, кайнар мичтәге майлы табага каплап куеп пешерелгән татлы кабакларның тәме әлегәчә тел очымда тора кебек. Авылда яшәгәндә кабакны бик күп үстердек. Үзебез дә сыйландык, сугымга тәгаенләнгән тәкәләрне, үгезләрне дә шуны ашатып симерттек. Кабак ашаган мал-туарның ите, сыерларның сөте тәмле, үзләре сау-сәламәт була. Бүгенге көндә дачабыздагы кишәрлектә һәм Юртыштагы бәрәңге бакчабызда җиде-сигез сортлы кабак үстереп рәхәтен күрәбез. Юмарт күршебез мөхтәрәм Рәис абый төшләре кабыксыз Голосемянная сортын күчтәнәчкә биреп сөендерде.

 Бу сихәтле яшелчәдән татлы җимеш тәмнәре килүе очраклы хәл түгел. Ул витаминнарга, антиоксидантларга, табигый шикәргә һәм аксымнарга, эчәклекләрнең сәламәтлеге өчен кирәкле азык җепселләренә бай. Кабактан әзерләнгән ризыкларның төрле милләт вәкилләренең өстәленнән төшмәве юкка түгел. Кояш нурларында иркәләнеп үскән, үзе яшелчә, үзе җиләк-җимеш сыйфатларына ия кабакның сихәтле үзлекләре гасырлар дәвамында расланган. Форсаттан файдаланып, кабактан үзем яратып әзерли торган берничә төрле туклыклы ризык белән таныштырып үтәсем килә.

Әфлисунлы кабак согы

Калын төпле тирән кәстрүлгә 3 л су, 3 кг кабак турап салабыз. Кабак кисәкләре пешеп йомшара төшкәч, 800 гр шикәр комы өстибез. Ике эре әфлисунны дүрткә ярып, сутын сыгып, йомшагын кабыгыннан аерып алып, турап салабыз. Җимеш кабыкларын да салырга ярый. Кабаклар пешеп җиткәч, әфлисун кабыкларын алып ташлыйбыз. Составны блендерда издереп, әзер массага 7 л яңа кайнап чыккан су, 20 гр лимон кислотасы өстибез. Янәдән кайнатып чыгарабыз. 5 минут кайнаткач, плитәне сүндерәбез. Алдан юып стерильләштерелгән банкаларга тутырып, тимер капкачлар каплап, астын өскә әйләндереп куеп,  юрган астында суытабыз. Салкынча урында саклыйбыз. 

Кабак коймагы
Ярты кг кабакны вак угычтан уабыз. Шуңа 2 йомырка, ярты литр оеган сөт яки кефир, ике аш кашыгы шикәр комы, бер бал кашыгы тоз, 1 бал кашыгы камыр көпшәкләндергеч, 3 аш кашыгы үсемлек мае, иләнгән бодай онын аз-азлап өсти барып, гадәти коймакныкыннан беркадәр куерак итеп камыр изәбез. Кабакны камырга кушып болгатабыз. Коймакларның ике ягы да алтынсу төскә кергәнче табада кыздырабыз. Каймаклы – сарымсаклы- яшел укроплы соуска манып ашыйбыз. 

Кабак мантые
1 кг кабакны вак кына итеп шакмаклап турыйбыз. Өстенә бераз тоз сибеп, йомшартырга куябыз.1 стакан җылы су, шулчаклы ук җылымса сөт, 2 йомырка, 1 бал калагы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы, 3 аш кашыгы сыек май, 1 бал кашыгы камыр көпшәкләндергеч кушып болгатып, кирәгенчә он өстәп, токмач камырыннан йомшаграк итеп камыр басабыз. Камырга тастымал каплап, ял иттерәбез. Шул арада 4-5 данә эре баш суганны турап, алтынсу төскә кергәнче үсемлек маенда кыздырып алабыз. 700-800 гр чамасы бик майлы (!) сарык яки сыер итен ваклап турыйбыз. Эчлекнең барлык өлешләрен бергә  кушабыз, тәменчә тоз, борыч, укроп орлыклары сибеп, әйбәтләп болгатабыз. Камырны 0,5 см калынлыкта җәеп, иңе-буе 10 ар см лы шакмаклар рәвешендә кисеп, мантыйлар ясыйбыз. Мантый пешергечтәге тишекле табаны һәм мантыйларны майлыйбыз. Пар өстендә 1сәгать пешерәбез.Табынга күңелебезгә хуш килгән яшел тәмләткечләр сибеп чыгарабыз. Майонезга яки каймаклы соуска манып ашыйбыз. 

Кабаклы кекс
250 гр кабакны пластинкалап турап, духовка эчендәге табага тезеп пешереп чыгарабыз. 2 йомырка 100 мл сыек май, 1 чәй калагы камыр көпшәкләндергеч, бер бал калагы тоз, 100 гр шикәр комы, 220 гр он салып, әйбәтләп болгатабыз. Кабакларны газ миченнән алып, блендерда издерәбез. Кабак пюресын камырга кушып болгатабыз. Камырны ике өлешкә бүләбез. Бер өлешенә 1 аш кашыгы какао порошогы, икенчесенә лимон кабыгы кырып салып болгатабыз. Ике төскә һәм тәмгә кергән сыек камырны кашыклап майлы табага чиратлаштырып өсте-өстенә сала барабыз. Сарылы-коңгыртсу төсләр аралашып, бик матур бизәкләр пәйда була. Зебрага охшаган сырлы пирогыбыз 160 градускача җылытылган газ мичендә 50 минутта пешеп җитә. 

Хәмидә Гарипова. Казан

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading