16+

Кан басымы югары булганда нәрсә ашарга кирәк?

Майсыз эремчек йөрәкне ныгыта, кан тамырларын киңәйтергә булыша. Кальций, магний, калийга бай эремчекне көненә 100 грамм ашарга кирәк.

Кан басымы югары булганда нәрсә ашарга кирәк?

Майсыз эремчек йөрәкне ныгыта, кан тамырларын киңәйтергә булыша. Кальций, магний, калийга бай эремчекне көненә 100 грамм ашарга кирәк.

Омега-3 майлы кислота чыганагы булган сөләйман балыгы (лосось) кан басымын төшерергә ярдәм итә. Аны атнага өч тапкыр 100-150 грамм кулланыр­га кирәк.

Гипертониклар менюсында һәр иртә солы боткасы булырга тиеш, чөнки аңарда клетчатка күп.

Кабак төше организмны цинкка баета һәм инфаркт куркынычын булдыр­мый.

Какао кан тамырлары өчен файдалы.

Ачы шоколад йөрәк мускулын ныгыта, ул кан басымын 5-10 мм га кадәр төшерә ала.

Калий, магний, Е витаминына бай миндаль чикләвеге холестерин күләмен киметә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading