16+

Кара җимештән пирог пешерү ЫСУЛЫ

Кара җимешне чистартып, бераз су салып йомшаттым. Иттарткычтан чыгардым. Куерак булса, кабат бераз су өстәгез, баллы булмаса, шикәр комы кушыгыз. 4 йомырканы миксер белән күперттем. Каймак һәм сгущенканы салып болгаттым. Баллырак яратсагыз, бераз шикәр комы да салырга була.

Камыр өчен (катлы пироглар, гөбәдия өчен бик яхшы камыр): 50 гр чүпрә, 300 гр каймак, 250 гр ак май (йомшак кына, эретмәгез), 2 йомырка ярты бал кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 кг га якын он.

Эчлек өчен (диаметры 28 сантиметрлы ике пирогка): 450 гр каймак, 150 гр куертылган сөт (сгущенка), 3-4 йомырка, 300 гр төшсез кара җимеш, әстерхан чикләвеге.

Камыр җәеп табага салдым. Өстенә иң элек кара җимешне сыладым. Аннан сгущенкалы сыеклыкны, соңыннан әстерхан чикләвеген ваклап сиптем.

Зөлфия Мифтәхетдинова-Ягфарова, Казан

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading