16+

Карбызны кисәр алдыннан, сабынлап юарга кирәк

Кавын, карбызны кисәр алдыннан, юеш чүпрәк белән сөртеп алсаң җитәме? Соңгы тапкыр карбыз ашаганнан соң, эчем авыртты. Карбыз тышындагы тузан аның эченә үтеп керә аламы икән? Кәримә Сафина, Әтнә. Роспотребнадзор идарәсе хезмәткәрләре кисәтүенчә, кавын, карбызларны бары тиешле урыннардан гына сатып алырга кирәк. Юл чатында, трассаларда сатыла торган җиләк-җимеш үзенә авыр...

Кавын, карбызны кисәр алдыннан, юеш чүпрәк белән сөртеп алсаң җитәме? Соңгы тапкыр карбыз ашаганнан соң, эчем авыртты. Карбыз тышындагы тузан аның эченә үтеп керә аламы икән?

Кәримә Сафина, Әтнә.

Роспотребнадзор идарәсе хезмәткәрләре кисәтүенчә, кавын, карбызларны бары тиешле урыннардан гына сатып алырга кирәк. Юл чатында, трассаларда сатыла торган җиләк-җимеш үзенә авыр металлар, транспорттан чыккан газ калдыкларын сеңдерә. Җитмәсә, тиешсез урындагы кавын, карбызларның санитар экспертиза узмаган булуы да бар. Сатып алгач та, карбызны кисәр алдыннан, сабынлап юарга киңәш итәләр. Юеш чүпрәк белән генә сөртеп алу җитми, карбызның тышындагы төрле бактерияләр,тузан калдыклары, кискәч, җимешнең эченә үтеп кереп, эчәк инфекциясе авырулары китереп чыгарырга мөмкин. Шулай ук карбызны кистереп алырга да киңәш ителми. Карбыз, кавынны кискәч, әче ис килсә, аны ашамаска кирәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading