16+

Кайсын ашарга да белгән юк

Балыкның тәмле, файдалы һәм диетик продукт икәнлеге һәркемгә мәгълүм. Әмма кайсы балыкның нинди витаминга бай булуын һәм аны ничек дөрес әзерләргә кирәклеген белүчеләр арабызда аз.

Кайсын ашарга да белгән юк

Балыкның тәмле, файдалы һәм диетик продукт икәнлеге һәркемгә мәгълүм. Әмма кайсы балыкның нинди витаминга бай булуын һәм аны ничек дөрес әзерләргә кирәклеген белүчеләр арабызда аз.

Тунец
Тунец балыгында кеше өчен кирәкле сигез аминокислота бар. Составындагы омега-3 һәм омега-6 майлы кислотасының күләме белән, ул балыклар арасында рекордчы булып тора. Әлеге кислоталар холестерин күләмен киметергә ярдәм итә. Балык нерв системасы эшчәнлеге өчен җавап бирә торган В витаминнары һәм цинк белән фосфорга да бай.
Тунецны ике минуттан артык пешерергә ярамый. Ягъни ике ягын да берәр минут кыздырып алыгыз.
Форель
Форель дә, тунец кебек, омега-3 һәм омега-6 кислоталарына, фосфорга бай. Аңарда тән тиресен сыгылмалы һәм матур итә торган В3 (ниацин) витамины бар.
Иң яхшысы: форельны парда әзерләү.
Карп
Карпта ит күп, шуңа да ул аксымга бай. Составында сөяк структурасы барлыкка килүгә булышлык итүче кальций да бар.
Карпны кыздырган очракта файдасы кими, шуңа да газ мичендә пешерергә кирәк.
Палтус
Палтус йөрәк эшчәнлеге өчен кирәк булган В (В6, В12, В9) витаминнарына бай.
Аны шулай ук кыздырырга кирәкми, аз гына суда пешерегез.
Хек
Хек А һәм Е витаминнарына бай. Аңарда фосфор, калкансыман биз гормоннарын барлыкка китерергә ярдәм итүче йод һәм иммун процессында катнашучы күкерт тә бар.
Балыкны парда пешерү отышлы булыр.
Лосось
Йөрәге авырткан кешеләр өчен иң файдалысы - балык. Аңарда Д витамины белән кальций күп. Ул, сөт продуктлары кебек үк, остеопороз авыруын кисәтә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading