Шәһри Казан

Кәбестәгә кадәр түтәл тозлыйбыз

Кәбестәне ни өчен тозлаганнарын һәркем белә. Ә менә яшелчә үскән түтәлне тозлаганнарын ишеткәнегез булдымы икән? Күпьеллык тәҗрибәләре булган бакчачылар шулай эшли дә. Аларча, түтәлләрне вакытында тозласаң, кишер һәм чөгендер зур һәм баллы булып үсә.

Реклама

Тоз ул - бөтенебезгә дә таныш натрий хлориды (NaCl). Аның составында үсемлекләр өчен мөһим булган натрий бар. Туфракта ул җитешмәгәндә, үсемлек үзенә кирәкле туклыклы матдәләрне начар үзләштерә һәм аның «карыны ача». Шуңа да уңган бакчачылар, түтәлләренә тоз сибеп, туфракны натрийга баета.
Әлеге агротехник чара бигрәк тә ярлы - комлы туфракта үсүче тамыразыклар өчен файдалы. Түтәлне тозлау, гадәттә, июльнең икенче яртысыннан алып август башына кадәр, тамыразыклар төп массаны ала башлаганда башкарыла. Тоз «ашаганнан» соң, чөгендернең баллылыгы арта, кишер исә каротин запасын арттыра. Моның өчен, бер чиләк суда бер аш кашыгы тоз салып эретәбез дә шуны яшелчәләргә сибеп чыгабыз. Әмма иң элек түтәлдәге туфракны яхшылап дымландырырга кирәк. Коры туфракка төшкән тозлы суыгыз берничек тә ашлама була алмый. Тозны суга салып эретәсегез килмәсә, яхшылап дымланган түтәлгә сибеп тә чыга аласыз.
Элеккеге елларда әби-бабаларыбызга минераль ашламаларны табу авыр булган, шуңа да алар аның җаен тиз тапкан - тоз сипкән. Ә хәзер исә минераль ашламаларга кытлык юк, кибеттән бар да ал. Әйтик, натрий шул ук натрий селитрасы ярдәмендә дә алына. Тамыразыкларга калий да «ашатырга» кирәк, ул туклыклы матдәләрнең яшелчә бүлбеләренә килү процессын көчәйтә. Моның өчен, бер аш кашыгы ашлама бер квадрат метр түтәлгә бик җитә. Тагын бер кат исегезгә төшерәбез: ашлама кертү һәрвакытта да яшелчәләргә күп итеп су сипкәннән соң гына башкарыла.
Бер яхшының бер яманы, дигән кебек, тозлау эше белән артык мавыгырга да кирәкми. Көз көне, яшелчәләр түтәлләрдән җыеп алынганнан соң, бушап калган урыннарга янган тирес кертегез.
Тозлау дигәннән, тиздән күпләрнең бакчаларында беренче кыярлар да өлгерә башлар. Кыярларны кышка тозлап куйганчы, иң элек аның аз тозланганыннан авыз итик. Соңгы вакытта аны банкада түгел, пакет эчендә тозлый башладылар. Сез дә сынап карагыз әле:
1 кг яшь кыяр, 1 баш сарымсак, 1 аш кашыгы тоз һәм укроп, карлыган, чия яфрагы һәм 2-3 борчаксыман кара борыч алабыз. Кыярны юганнан соң, ике башын кисеп алабыз да ике катлы пакетка тутырабыз, вак итеп туралган сарымсак, яшел тәмләткечләр һәм тоз өстибез. Пакетның башын бәйләп, яхшылап селкетәбез һәм 4-5 сәгать буе бүлмә температурасында тотабыз.
Кыяр ваграк булган саен, ул тизрәк тозлана да.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: