16+

Кефир эчәр өчен 6 сәбәп

Файдалы бактерияләргә бай булган кефир ябыгучыларга гына түгел, эчәклекләрен тәртипкә китергә кирәк булганнарга да ярдәм итә.

Кефир эчәр өчен 6 сәбәп

Файдалы бактерияләргә бай булган кефир ябыгучыларга гына түгел, эчәклекләрен тәртипкә китергә кирәк булганнарга да ярдәм итә.

Бер сәгать эчендә сөт организм тарафыннан 32 процентка үзләштерелсә кефирны без тулысынча үзләштерәбез.
Эчәклек инфекциясе эләктереп, авырган балаларга кефир эчү аеруча да файдалы. Ул эчәклекнең микрофлорасын тәртипкә сала.

Антибиотиклар кабул итүчеләргә дә кефир эчәргә киңәш ителә. Ул файдалы бактерияләргә антибиотиклар ясый торган тискәре тәэсирне киметә.
Кефир канда холестерин күләмен киметә.

Кефир  калын эчәклектәге һәм туры эчәклектәге яман шешне кисәтә.
Иммунитетны стимуллаштыру сәбәпле, кефир аллергик реакцияләрне киметә.

Кефир — аксым, кальций чыганагы. Алар сөякләрне ныгыта. Кефирдагы кальций, сөттәгегә караганда яхшырак үзләштерелә. Шуңа да аны остеопороздан профилактика буларак киңәш итәләр. 

Фото: https://freepik.com

Язмага реакция белдерегез

2

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading