16+

Келәте бар, малы юк, баласының саны юк…

Әлеге табышмакның җавабы кабак икәнен күпләр аңлагандыр инде. Малы булмаса да, ул витаминнарга искиткеч бай яшелчә.

Келәте бар, малы юк, баласының саны юк…

Әлеге табышмакның җавабы кабак икәнен күпләр аңлагандыр инде. Малы булмаса да, ул витаминнарга искиткеч бай яшелчә.

Кабакта 6 төрле витамин бар: Е витамины- 5,1 мг, В-каротин - 400 мг, үсемлек фибры - 3,5 г, кальций - 450 мг, С витамины - 43 мг, В1 витамины - 0,07 мг, В2 витамины - 0,09 мг. Е витамины организмдагы күзәнәкләрнең картаюына каршы көрәшә, аны икенче төрле «яшьлек витамины» дип тә атап йөртәләр. Шулай ук Е витамины яман шеш авыруына каршы торырга сәләтле. Күз күреме начарайган кешеләргә дә әлеге витамин булган ризыкларны ашарга киңәш бирә табиблар. Шикәр авыруыннан интегүчеләр өчен дә кабак менә дигән яшелчә! Кабакта булган С һәм В витаминнары организмдагы кирәкмәгән тозларны чыгара. Кабакның үзен генә түгел, ә төшен ашау да бик файдалы.

Маринадланган кабак
Маринад өчен 1 кг кабак, 1 л су, 500 г шикәр комы, 5-8 түгәрәк борыч, 1 таяк корица, 20 г лимон кислотасы кирәк булачак.
Чистартылган кабакны шакмаклап турарга. 5 минут кайнатылган маринадка кабакны салырга һәм 5-7 минут кайнатырга кирәк. Кабак үтә күренмәле төскә кергәч, аны уттан алырга да була. Маринадланган кабакны кайнар килеш банкаларга тутырабыз.

Тутырылган кабак
Әлеге ризыкны әзерләү өчен 1 кабак, 400 гр ит, ярты стакан дөге, 1 баш суган, ярты стакан шулпа яки су, үсемлек мае, тоз, борыч кирәк булачак.
Кабакны юып, башын капкачлап кисеп алып, эчендәге орлыгыннан чистартабыз. Аннары эчлек әзерлибез. Моның өчен итне шакмаклап, суганны ваклап турыйбыз да икесен бергә майда кыздырабыз. Аннары катнашмага яртылаш пешерелгән дөге, тоз, борыч кушып болгатабыз. Әзер катнашманы кабак эченә тутырып, бераз шулпа кушабыз. Капкачын ябып, майланган табага утыртабыз да газ мичендә ике-өч сәгать пешерәбез.

Кабак белән миләштән кайнатма
Кайнатма өчен 1 кг кабак, 100-200 гр миләш, 1 кг шикәр комы, ярты стакан су, 1 бал кашыгы лимон кислотасы, ярты бал кашыгы имбир яки корица кирәк булачак.
Кабакны кабыгыннан чистартып, шакмаклап турыйбыз да шикәрле сиропка салабыз. Кайнап чыккач, ярты сәгать пешерәбез. Аннан кайнатмага миләш салып, тагын 15 минут пешерәбез. Шуннан соң стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз.

«Алтын көз»салаты
Салатны ясау өчен 150 гр кабак, 2 алма, 1 кишер, 100 гр каймак, 2-3 аш кашыгы керән, 5 аш кашыгы вакланган әстерхан чикләвеге кирәк булачак.
Кабыгы әрчелгән кабак белән алманы эре угычта уабыз. Шуңа керән кушылган каймак кушып болгатабыз. Аннары вак угычта уылган кишергә вакланган чикләвек кушып, салат өстенә салабыз. Салатны чикләвек кисәкләре белән бизибез.

Кабак һәм яшелчәләрдән икра
Кирәкле продуктлар: 1 кг кабак, 1 кг спаржалы фасоль, 1 кг помидор, 1 кг алма, 1 кг баллы борыч, 500 гр суган, 300 гр шикәр комы, 50 гр тоз, 50 гр 9 процентлы аш серкәсе.
Яшелчәләрнең һәрберсен аерым-аерым иттарткыч аша чыгарабыз. Суганны вак итеп турыйбыз. Икра пешерәсе зур савытка суганны салып, ун минут пешерәбез. Аңа помидор, кабак, тоз һәм шикәр комы салып, кайнатабыз. Калган яшелчәләрне салып болгатабыз да уртача утта бер сәгать пешерәбез. Әзер икраны стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз.

Кабактан коймак
Коймак пешерү өчен 600 гр кабак, 2-3 аш кашыгы он, 2 күкәй, 50 гр үсемлек мае, пычак очында аш содасы, тәменчә тоз кирәк булачак.
Кабакны төшләреннән һәм кабыгыннан чистартып, вак угычта уабыз да сөзгечкә салып торабыз. Аннары аңа күкәй, аш содасы, тоз һәм он салып болгатабыз. Үсемлек мае салынган табада кыздырабыз.
Ашларыгыз тәмле булсын!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading