16+

Кетердәп торган чебурек камыры

Әлеге ысул белән ясалган чебуреклар кыздырганнан соң кетердәп торачак.  Кирәк булачак: 4 стакан он, 320 мл су, 1 йомырка, 2 аш кашыгы үсемлек мае, 0,5 чәй кашыгы тоз.  

Кетердәп торган чебурек камыры

Әлеге ысул белән ясалган чебуреклар кыздырганнан соң кетердәп торачак.  Кирәк булачак: 4 стакан он, 320 мл су, 1 йомырка, 2 аш кашыгы үсемлек мае, 0,5 чәй кашыгы тоз.  

Башта су, тоз һәм үсемлек маен кушып, кайнатып алабыз. Суга кайнау керүгә савытны уттан алып, тиз генә ярты стакан он кушабыз һәм төерләр калмасын өчен әйбәтләп бутыйбыз. Он кайнар суда пешә һәм куерак, җилемгә охшаган камыр барлыкка килә. 
Әгәр дә онны бутаганда төерләр кала икән – куркыныч түгел. Камыр басканда алар бетәчәк. Яисә төерләрне блендер белән изеп була. 

Кайнап торган суда онны пешереп алганга, камыр йомшак һәм сузылучан килеп чыга. 
Камыр суынганнан соң аңа йомырка өстибез. 

Камырга аз-азлап он кушабыз, яхшылап камыр басабыз. Он, рецептта күрсәтелгәннән азрак кирәк булуы да мөмкин. Бу һәр җитештерүченең оны төрле тыгызлыкта булу белән бәйле. 
Басканнан соң камыр кулга ябышмаска һәм кимендә бер сәгать “ял итәргә” тиеш. 

Чебурекның эчлеген төрле кеше төрлечә ясый. Әмма сарык ите белән суганны 50:50 кушып пешерелгәне бик сусыл һәм тәмле килеп чыга. 
 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X