16+

Кишерләр дә «авырый», аны ничек «дәваларга»?

Кишер яфраклары бөдрәләнеп килсә, тамыразыклар начар үссә, ачы тәме булса, кишер борчасыннан зыян күргән дигән сүз.

Кишер яфраклары бөдрәләнеп килсә, тамыразыклар начар үссә, ачы тәме булса, кишер борчасыннан зыян күргән дигән сүз.

Мондый очракта, уңышны җыеп алырга 20-25 көн кала, Алатар, Алиот, Искра-М кебек препаратлар белән эшкәртергә кирәк. Халык чаралары, әйтик, тәмәке тузаны ярдәм итми.

Тамыразыкның начар үсүе кишер чебене барлыкка килү белән дә бәйле булырга мөмкин. Әмма аларны юк итү бик авыр, чөнки туфракта һәм тамырда яшеренәләр. Чебен очкан вакытта (алмагач чәчәк атканнан соң бер ай дәвамында һәм җәй уртасында зур чебеннәр күренә башлагач) кич белән түтәлләрне Децис Профи, Кинмикс, ФАС белән эшкәртегез. Аннан соң кишерне бер ай ашарга ярамый. Киләсе елга да шундый хәл булмасын өчен, кишерне суган янәшәсенә утыртыгыз. Түтәлгә торф яки тәмәке тузаны сибегез. Моны икенче чын яфрагы чыга башлаганчы эшләргә кирәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading