16+

Күкәй кабыгы керне агарта

Күкәй кабыгы организмны кальций белән баета. Кальций сода, гипс, акбур составында да бар. Әмма кеше организмы аның күкәй кабыгында булганын гына тулысынча үзләштерә ала. Ни өчен дигәндә, әлеге төр кальций составы белән кеше сөяге һәм тешенә туры килә. Балаларга исә ул сөяк тукымасы барлыкка килсен өчен кирәк. Ваклап төелгән күкәй...

Күкәй кабыгы организмны кальций белән баета. Кальций сода, гипс, акбур составында да бар. Әмма кеше организмы аның күкәй кабыгында булганын гына тулысынча үзләштерә ала. Ни өчен дигәндә, әлеге төр кальций составы белән кеше сөяге һәм тешенә туры килә.
Балаларга исә ул сөяк тукымасы барлыкка килсен өчен кирәк. Ваклап төелгән күкәй кабыгын баланың ризыгына кушып ашатсагыз, анемия, рахит һәм диатез авырулары өчен менә дигән профилактик чара булачак. Күкәй кабыгыннан ясалган порошокны бер яшькә кадәрге балага пычак очы, бердән өч яшькә кадәргесенә ике тапкырга күбрәк бирәләр.
Тырнак белән чәчләрне ныгыту өчен дә кирәк ул хикмәтле порошок. Моның өчен атнага бер тапкыр 1/3 чәй кашыгы порошокны ике капсула балык мае белән эчәргә киңәш ителә.
Күкәй кабыгы керләрне дә агарта. Аны ваклап кечкенә генә тукыма капчыкка тутырыгыз да кер юу машинасы барабанына салыгыз.
Күкәй кабыгыннан ясалган порошокны каһвә пешә торган савытка салсагыз, каһвәгез тагын да тәмлерәк булып пешә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading