16+

Күлмәгемне... шоколадка алыштырам яки киярлек хәлдә булган киемне ташлау һәм яндыру тыела (КИҢӘШЛӘР)

Киемнән күп нәрсә юк хәзер. «Кияргә киемем юк!» - дип сукранган туташларның да, чынлыкта, шкаф киштәләре сыгылып тора. Кем әйтмешли, көтүгә куарлык. Киеп туйган, бер җире дә тузмаган, ертылмаган киемнәрне чыгарып ташларга да жәл, кемгәдер кирәге дә чыгуы бар. Киелгән киемнәрне кая тапшырырга, кемгә бирергә була - язмабыз шул хакта.

Күлмәгемне... шоколадка алыштырам яки киярлек хәлдә булган киемне ташлау һәм яндыру тыела (КИҢӘШЛӘР)

Киемнән күп нәрсә юк хәзер. «Кияргә киемем юк!» - дип сукранган туташларның да, чынлыкта, шкаф киштәләре сыгылып тора. Кем әйтмешли, көтүгә куарлык. Киеп туйган, бер җире дә тузмаган, ертылмаган киемнәрне чыгарып ташларга да жәл, кемгәдер кирәге дә чыгуы бар. Киелгән киемнәрне кая тапшырырга, кемгә бирергә була - язмабыз шул хакта.

Пәлтә сатам...

Киемне башта сатып карарга кирәк. Бушлай игъланнар сайтына теркәләсең дә игъланыңны бирәсең. Фотосын куйсаң, сатылу ихтималы зуррак. Яхшы хәлдәге көзге пәлтәмне мең сумга сатам дип куеп карадым. Шалтыратучы булмады, бәясен 500 сумга төшердем, алай да кызыксынучы булмады, бер ай торганнан соң, игъланымны алдым. Аның каравы, танышым үзенең пуховигын бер көн эчендә сатты. Берничә тапкыр гына кигән киемен үз бәясеннән ике меңгә төшереп куйган иде, килеп алып киттеләр, үземә дә жәл булып куйды, диде ул. Димәк, сынап карарга була.


Комиссион кибетләр әле дә эшли

Элек популяр булган комиссион кибетләр хәзер бармы икән соң ул дигән идем, калганнар икән. Әмма берсе, ябылырга торабыз, дип, кәефемне төшерде. Интернеттан икенче бер кибетнең номерын табып шалтыраттым.

- Без балалар киемнәре һәм кирәк-яраклары, өй җиһазы, коляска, чана, автокреслолар кабул итәбез. Икенче бер адрес буенча урнашкан кибетебездә йөкле ханымнарның киемнәрен дә алабыз. Әмма сезон буенча гына, -диде миңа Лилия.

Комиссионкага алып килгән киемне башта яхшылап тикшерәләр-карыйлар, аннары бәясен куялар. Сатылганнан соң гына акчасын бирәләр.

Киемне алыштырып киябез

Дресс-кроссинг дип аталган чарада үз киемеңне тапшырып, аның урынына башка кешенекен алырга була. Мондый алыш-бирешне, гадәттә, берәр кафеда уздыралар. Аны, икенче төрле, кызлар җыелган урын дип тә атарга мөмкин. Дресс-кроссинг кагыйдәләре буенча, кием сатылмый. Анда алып килгән киемең өчен сиңа бер купон бирәләр, син аңа үзеңә ошаган башка бер әйберне аласың. Ошаган әйбер булмаса, купонны икенче вакытка калдырасың. Кыскасы, бер тиен дә акча чыгармыйча, гардеробыгызны яңарта аласыз.

Әлеге чара бик күңелле уза, анда төрле мастер-класслар оештырыла, фотограф чакырыла. Дресс-кроссинг турында «ВКонтакте»дагы төркемнән күбрәк белә аласыз: vk.com/dresscrossingkzn.

Гаражда да сатып була

Чынлыкта аның исеме генә шулай. «Garage Sale Kazan»ны оештыручы Тимур Тукаев безгә аның Америкадан, Европадан керүен сөйләде. Элек анда кешеләр артык әйберләрен гаражда сатканнар.
- Исеме калган, ә үткәрелү форматы үзгәргән. Әлеге чараны барахолка дип тә атарга була. Моның белән өч-дүрт ел элек шөгыльләнә башладык. Ике айга бер тапкыр үткәрәбез, берәр бинаны арендалыйбыз. Безгә кирәкмәгән киемнәрен, башка кызыклы, гадәти булмаган винтажларын сатарга теләүчеләр килә. Әмма киемнәр сыйфатлы, брендлы булырга тиеш.

Сату-алу кызыклы үтсен өчен, ди-джейлар, кул эшләре белән шөгыльләнүчеләрне чакырабыз. Керү өчен символик бәя дә куябыз, әлбәттә. Бу үзенә күрә бер күңел ачу чарасы да булып тора. «Гараж»га бер тапкыр килгән кеше тагын килә. Киләсе очрашу февраль аенда булачак, - дип сөйләде безгә Тимур. «Гараж» турында тулырак мәгълүмат: vk.com/garagesale.

Экология сагында торучылар

H&M масс-маркеты, экология­гә теләктәшлек белдереп, киелгән киемнәр кабул итә. Аның урынына сезгә шул ук кибетнең товарын алу өчен 15 процент ташлама ясала. Касса янында махсус бокс куелган, киемне шунда калдырып, фишка аласыз. Киемнең маркасы, составы һәм нинди хәлдә булуына караучы юк. Аяк киемнәре кабул ителми.

«Арзан бәягә сатам»

Социаль челтәрләрдә шундый төркемнәр бик күп. Әлеге дә баягы пәлтәмне шунда да элеп карадым. Сораучы юк. Ә башкалар монда нәрсәләр генә тәкъдим итми. Дарудан башлап диванга кадәр. Дайвинг өчен гидрокостюм да, гантельләр дә, тараклар да, китаплар да бар монда. Боларны карап утыру өчен вакыт кына кирәк: vk.com/club29422828, vk.com/club75996683.

«Бушка бирәм яки алыштырам»

Шул ук социаль челтәрдә «Помощь малоимущим» сымак төркемнәр дә бар: vk.com/club70976440. Анда инде барысын да бушка бирәсең. Пәлтәмне урнаштырырга, ниһаять, җай чыкты. Дүрт пакет киемне бер волонтер килеп алып та китте. Әйтүенчә, аларны аз керемле гаиләләргә, мохтаҗ кешеләргә тапшыралар. vk.com/otdam_darom_kazan, vk.com/daromkzn төркемнәрендә киемнәрен, башка кирәкмәгән әйберләрне киндер-сюрпризга яки шоколадка алыштыралар.

Хәйриячелек акциясе

Кирәкмәгән киемнәрне хәйриячелек белән шөгыльләнүчеләргә дә бирергә була. Көз көне «Благие дела» хәйрия фонды «Җылы кыш» акциясе уздырган иде.

- Акция кысаларында, кышкы киемнәр җыелды. Аларны куярга әлегә үзебезнең склад юк, шуңа да андый киемнәрне сезон барышында гына җыябыз. җыел­ган бөтен әйберне «Сөләйман» мәчетенә илтеп тапшырдык. Мохтаҗ кешеләр үзләре теләгән киемне алып китә ала. Көнкүреш химиясе, памперслар да кабул итәбез, - дип сөйләде безгә фондны оештыручы Алия Байназарова. Фонд эшчәнлеге турында vk.com/blagiyedela төркемендә күбрәк белә аласыз.

Киемнәрне Казанның башка мәчет, чиркәүләрендә дә кабул итәләр. Шәһәрнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә шалтыратып караган идек, анда: «Киемнәрне алмыйбыз», - диделәр.

Сүзен-сүзгә

Күп кенә ата-аналар балаларына кеше киемен кидерергә куркалар. Балаларның үзләреннән калган киемне дә икенче берәүгә бирергә теләмиләр. Имештер, кием белән аны кигән кешенең энергетикасы да күчә. Бу чынлап та шулай булырга мөмкинме?

Элла Совитова, психолог:
- Хәзер хәерчелек заманы түгел, киелгән киемгә ябышып ятмыйбыз. Әгәр дә синдә кием яки аның хуҗасы берәр шик тудырган икән, алма. Сөйләгәннәрен ишеткәнем бар: элекке заманда берәү улына базарда бер исеректән пәлтә ала. Улы шуны кия һәм тора-бара ул да исереккә әйләнә. Улының башына шушы пәлтә җиткән, имеш. Пәлтә аркасында гына эчкече булырга мөмкинме? Моның башка сәбәпләре дә күп бит. Әлбәттә, һәр нәрсәнең үз энергетикасы була. Әмма бу мисалга таянырга һич тә кирәкми. Әйтүемчә, ошамаса, алмагыз. Балагызның киемен кемгәдер бирүдән куркырга кирәкми. Әгәр дә аның киеләсен, әрәм булып ятмаячагын беләсез икән, балалар йортына, хәйриячеләргә тапшырыгыз. Аңа икенче гомер бирегез.

Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин, «Шамил» мәчете имам хатибы:
- Кием, киярлек хәлдә булса, аны ташлау, яндыру тыела, чөнки ул исраф санала. Ә исраф итү хәрам булып тора. Киемне мохтаҗ кешеләргә бирергә кирәк, ул сездән сәдака, хәер булып барачак. Киемнең үзенә күрә бер тәэсире бар дию дөрес. Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) файдасы тисен, зарарыннан имин булыр өчен, киемне бисмилла әйтеп кияргә кушкан. Киемне беренче тапкыр кигәндә, махсус дога укыган. Аның мәгънәсе: «Киемдә нинди хәер-бәрәкәт булса, шуны миңа насыйп ит, күзгә күренмәгән начарлыклары булса, Сиңа сыенам».

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading