16+

"Көннәрдән бер көнне баш, аркалар авыртып йокыдан уяндым...". Чулпан Гариповадан дәвалану буенча киңәшләр

Тамада Чулпан Гарипова инстаграм битендә коронавирус белән авыруы һәм аннан ничек дәвалануы турында язган. Чулпан үзенең киңәшләре белән уртаклаша.

"Көннәрдән бер көнне баш, аркалар авыртып йокыдан уяндым...". Чулпан Гариповадан дәвалану буенча киңәшләр

Тамада Чулпан Гарипова инстаграм битендә коронавирус белән авыруы һәм аннан ничек дәвалануы турында язган. Чулпан үзенең киңәшләре белән уртаклаша.

«Көннәрдән бер көнне баш, аркалар авыртып йокыдан уяндым. Температураны үлчәдем — 37,4. Шул температура ике көн булды. 3 көннән соң җиңеләйдем. Авыру симптомнары бөтенләй юкка чыкты. Аллага шөкер теге корона булмады, салкын тидергәнмендер, дип уйладым, әмма 5 нче көнгә кабат баш авырта, тәндә ломата башланды һәм ис тою бетте. Борын эчендә ниндидер дискомфорт. Азрак кына ыхы-ыхы дип тамак кырасы килеп торды. Салкын тию симптомнарым сизү белән перцовый пластырь ябыштырып куярга яратам. Авырмый калырга булыша ул. Кыярлар тозлый торган вакыт иде ул. Банканы стеоильләштерергә куйган идем. Онытканмын. Эчтә суы бетеп, инде кәстрүл кызып утыра икән. Аның тирәсе ут. Түшәмгә карасам, ак түшәмдә зәп- зәңгәр төтен. Ә мин ис сизмим. Бер көн тәм дә тоймадым. Тозлы балык ашадыммы, әллә резинмы - барыбер. Озакка бармады, бер атнада бетте. Йөткерү булмады, әмма бер ай сулыш алырга кыен булып, кайвакыт үпкәләр кысылып куйды», — дип, ничек дәвалануын да язган. 

Ул өч көн антибиотик эчкән. Балан, мүк җиләге морслары, лимон белән чәй, имбир суы эчкән. «Аны болай ясадым. 250 гр имбирне, телемнәргә турап, табада коймак пешергән кебек киптерәсең. Шуңа 2 литр су салып, сүрән утта кайнатырга куясың. Бер сәгатьтән соң коңгырт төстәге сыеклык була. Суыткычта сакларга. Ашар алдыннан ярты стакан җылытып эчәсең. Ул авызны яндыра. Йоклар алдыннан мин кайнаган сөткә сары май салып эчтем. Һәр көнне аякларны горчица салынган кайнар суда тоттым. Аякка һәм күкрәк читлегенә перцовый пластырь ябыштырырга. 

Дус кызым «Стрельникова буенча сулыш алу күнегүләре»н ясарга киңәш итте. Аны ютубтан таба аласыз. Бик нәтиҗәле. Хәзер короновирус шартларында яшәргә өйрәнергә кирәк. Ул беркая да китми, безнең белән калачак. Шуңа күрә бу күнегүләрне көнгә 20 минут ясасаң файдага булачак», — дип яза Чулпан.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading