16+

Колмактан ничек котылырга?

Бакчаны колмак (хмель) баскан. Аңардан ничек котылып була?

Бакчаны колмак (хмель) баскан. Аңардан ничек котылып була?

Колмакны күпләр койма буена утыр­та. Беседканы, йорт диварларын каплар өчен дә кулланалар. Ул бик тиз, башта, әлбәттә, бик матур булып җәелеп китеп үсә. Әмма артык таралып үсә башлагач, бер мәшәкатькә әверелә.

Колмак ике төрле була: япон колмагы һәм гади. Беренчесе берьеллык үсемлек. Шуңа да әллә ни зур мәшәкать тудырмый. Дүрт метрга кадәр генә үсә. Ә менә гади колмак – күпьеллык. Ул 17 метр биеклеккә кадәр үсә ала. Ул орлыктан да, тамыр­дан да, чыбыкчадан да үрчи. Артык таралып китеп, бакчаның кирәкле участок­ларын да сырып алырга мөмкин. Аннан ничек котылырга соң?

Көрәк белән казып алып. Кимендә ­20-30 см тирәнлектә казыган очракта, аны җиңеп була. Әмма яшь үсентеләр чыгып торганга, бу берничә елга сузылыр­га мөмкин.

Тоз сибеп. Тик бу ысул ул урында башка әйбер утыртасы булмасагыз гына әйбәт. Колмакның тамыры тирәсенә 1 см калынлыкта тоз сибегез. Берникадәр вакыттан колмак сулып кибә башлый.

Кыш ярдәмендә. Кышка кергәндә, тамырларын туфрактан ачып калдырыгыз. Кышкы суыкта алар өшер дигән өмет бар.

Ашлама белән. Файдалы әйберне күп итеп кулланган очракта, киресенчә, зыянлы булуы да бар бит. Монда да шул принцип эшли. Селитра алып, колмак үсентесе тирәсенә калын итеп җәегез. Өстенә су сибегез. Дым белән ул шунда ук эреп, тамырга тизрәк барып җитәчәк. Әмма бу урынга берничә ел бернәрсә дә утыр­та алмыйсыз.

Гербицидлар. Әйтик, Граунд. Аны инъек­ция сыйфатында тамырга яки сабагына кертергә була.

Кара пленка белән. Чүп үләннәренә каршы бакчачылар шуны куллана, чөнки ул үсемлеккә кояш нурларын үткәрми. Ә яктылыксыздан теләсә нинди тереклек үлә.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading