16+

Корткычларны чүп үләннәре юк итә 

Табигатьтә һәрнәрсә гармониядә икәнлеге бәхәссез. Бакчабыздагы уңышка зыян салучы корткычлардан үсемлекләрне химикатларга коендырмыйча да котылып була.

Корткычларны чүп үләннәре юк итә 

Табигатьтә һәрнәрсә гармониядә икәнлеге бәхәссез. Бакчабыздагы уңышка зыян салучы корткычлардан үсемлекләрне химикатларга коендырмыйча да котылып була.

 

Бары тик иренмәскә, башны эшләтергә һәм аяк астыбызда үскән чүп үләннәренең файдалы үзлекләрен белергә кирәк. 

Сүз дә юк, араларында агулылары да бар, шунлыктан саклану чараларын алдан күрергә туры килә. Күбесе бер үк вакытта агу да, дару да. Юл буйларын, тугайларны бизәп кояш төсле сап-сары чәчәкләре белән балкып утыручы гап- гади тузганакны гына алыйк. Аның чәчәк таҗларынннан сихәтле бал ясап дәваланабыз, яшь сусыл яфракларыннан витаминлы салатлар ясап ашыйбыз.

Бу үсемлекнең тамырларыннан, яфрак һәм сабакларыннан ясалган төнәтмәнең  гөбләләрне, талпаннарны, үлән бетләрен, орчыкчаларны (медяница) юк итә алучы көчле инсектицид, ягъни химик препарат икәнлеген беләсезме? Аны әзерләүнең мәшәкате зур түгел.
 

Ярты килограмм чималны тураклап 10 л суга салып, өч сәгать төнәткәч, көн яктысында корткычлар ябырылган  үсемлекләргә бөркисе генә кала. Профилактика йөзеннән, әлеге процедураны  ике-өч атнага бер мәртәбә кабатласак, җимеш бирүче чия, балан, алмагачыбызга, розаларыбызга югарыда аталган корткычлар зыян салмас.  

Крыжовникка утчыл күбәләк йомырка салса, личинкалары җимешләрен тишеп кереп ашый башласа, кура җиләгендә коңгызлар пәйда булса, бакчадагы агач- куаклардан өстебезгә урман бетләре сикереп төшеп, тәнебезгә кадалып каныбызны эчә башласа, агач-куакларга, чәчәк үсентеләренә төрле корткычлар ябырылса, кишер белән суганга күбәләкләр, чебеннәр зыян салса нишләргә?

Сиптергечкә агулы химикат тутырырга ашыкмыйк әле, дусларым. Бу очракта безгә ачы әрем ярдәм итәчәк. Бер чиләк кайнап торган суга 3 кг ак әрем сабакларын ваклап салабыз, өстен томалап, суынганчы төнәтеп торабыз. Суынгач, үсемлекләргә бөркибез.  

Бакчабызда махсус рәвештә берничә төп әрекмән үстерәм. Башым авырта башласа, яфрагын алып кереп маңгаема ябам. Кәбестә, торма, шалканымны корткычлардан саклау өчен, әрекмәннең 7-8 яфрагын ваклап бер чиләк суга салып, 10 көн дәвамында төнәтәм. Тәмсез исле төнәтмәне сөзеп, сиптергечкә салам, су белән сыеклап, атна-ун көнгә бер мәртәбә яшелчәләрем өстенә бөрким. Ул колорадо конгызын, кәбестә ябалакчыгын һәм күбәләген  куркыта, аның исе лайлачларга, борчаларга ошамый.  

Ромашкалар бакча бизәге генә түгел, ә бик әйбәт сихәт чыганагы да. Дару ромашкасын төнәтеп, сихәтле суын бәбиләрне коендырганда кушып җибәрәләр, хатын-кыз авыруларын дәвалауда, бактерияләр зарарлаган органнарны юдыру максатыннан актив кулланалар. 1,5 кг дару ромашкасын бер чиләк кайнар суга салып 6 сәгать төнәтсәк, күптөрле корткычларга каршы көрәшергә яраклы бер дигән инсектицид препарат әзер була. Иң мөһиме – ул бәрәңгеләрне тишкәләп эштән чыгаручы катыкорттан котылырга булыша. Моның өчен әлеге төнәтмәне яңгыр явып узганнан соң яки бакчаны сугаргач, бәрәңге буразнасы арасына сибеп чыгу отышлы. Меңьяфракның эренле, үлекле  чирләрне дәвалаучы бик шәп антисептик, сидек юллары, бөерләр ялкынсынганда уңышлы кулланыла торган ышанычлы дәва чыганагы икәнлеге күптәннән билгеле. Бакчадагы агач-куаклар, яшелчәләребез кортласа, чәчәклекне гөбләләр сарып алса меңьяфрак ярдәмгә килә. 1 чиләк суга 3 кг үләнне турап салып 10 минут кайнатып суыткач, сөзеп, зарараланган үсемлекләр өстенә бөркисе генә кала.  

Балачагымда болында үсә торган ат кузгалагының сабагында өлгереп килүче орлыкларын сыдырып җыеп кайтып, пешкән бәрәңгегә кушып тавыкларга ашатуыбыз исемдә. Гөбләне, колорадо конгызы личинкаларын, суган, кишер чебенен ат кузгалагы тамырларын төнәтеп ясаган препаратны кулланып юк итәргә була. Ярты кг тамырны ваклап, 2 сәгатькә 1 чиләк җылы суга салып торып әзерләнгән төнәтмәне бәрәңге сабакларына, кишер, суган түтәлләренә, балан, чия куакларына бөркү отышлы.  

Иртә язда теплицага яки ачык грунтка нинди орлык чәчсәк тә, ач кырмыскалар өере, төрле вак бөҗәкләр ябырыла, редисны кимереп бозалар, тишелеп чыгып килүче кыярларның нәни шытымнарын ашап китәләр, башка төрле яшелчә орлыкларына да шактый зур зыян салалар. Шәхсән үзем бу афәттән котылуның бик уңайлы әмәлен таптым.

Чәчүгә керешкәнче, былтыр үзем утыртып үстергән ачы борыч кузакларын кайнатып алып чыгам. Буразначыкларга орлыкларымны тезгәнче, авызны өтә торган составны лейкадагы җылы суга салып болгатып, түтәлгә сибеп чыгам. Борычлы “шулпа” алмаашар корткычка, көя күбәләгенә, гөбләгә, төрле күбәләк кортларына, акканатка, орчыкчага каршы көрәшергә дә ярдәм итә. 250 гр вакланган ачы борыч кузагын ярты чиләк суда 1 сәгать кайнатып алып, 8 сәгать төнәтеп агач- куакларга сипсәк, әлеге корткычлар берничә сәгать эчендә кырылып төшә. Сарымсак укларын төнәтеп сибеп, помидорны фитофтороздан саклап була. 1 чиләк суга ике кушуш суган кабыгы тутырып, төнәтмәсен ясап куям.

Сихәтле төнәтмәнең 1 литрын 1 лейка суга кушып сибә барам, шуннан томат, борыч, кыяр, баклажаным чирләми. Томатның янсабакларын сындырып җыеп барам. 1 кг янсабакны 2,5 л суга салып 10 минут кайнаткач, ярты көн дәвамында төнәтәм. Төнәтмәне сөзеп 1:4 нисбәтендә су белән сыеклап, корткычлар ябырылган яшелчәләр, чәчәкләр, куаклар өстенә бөркергә ярый. Ул гөбләгә, кәбестә ябалакчыгына, талпаннарга каршы көрәшү өчен бик үтемле чара.  

Хәмидә Гарипова 

Казан. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    купхэреф

    Мөһим

    loading