16+

Кояш пешерсә, нишләргә?

Тәнегезне кояш пешерсә, 150 мл сөткә берничә тамчы лимон согы сыгып, бит һәм тән тиресенә сылагыз.

Тәнегезне кояш пешерсә, 150 мл сөткә берничә тамчы лимон согы сыгып, бит һәм тән тиресенә сылагыз.

Бит тиресе өчен битлек: берәр чәй кашыгы глицерин, майлы булмаган каймак, бер йомырка сарысы һәм изелгән бер телем лимон алып яхшылап болгатыгыз һәм биткә мул итеп сылагыз. Ярты сәгать тоткач, җылы су белән юыгыз.

Майлы бит тиресе өчен: 10-15 гр юеш чүпрәгә шуның кадәр үк уылган лимон салыгыз, бераз гына җылы сөт өстәгез һәм болгатып, битегезгә сылагыз. 20 минуттан юып төшерегез.
Диңгез суында коенганнан соң, бер литр суга бер лимон согы сыгып, шуның белән чәчегезне чайкатып алыгыз.

Чәч өчен маска: киптерелгән 6-7 лимон кабыгын кофемолкада изәргә. Йомыркага ике аш кашыгы каймак салып болгатырга да шуңа өч аш кашыгы лимон кабыгы порошогы салырга. Катнашманы баш тиресенә сылап, 30 минут тотыгыз.

Чәч өчен бальзам: өч чәй кашыгы лимон согына 100 мл кайнаган су, бер чәй кашыгы глицерин һәм бераз гына ислемай салып болгатыгыз да юып киптерелгән чәчкә сылагыз.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading