Шәһри Казан

Күршең нинди, уңышың шундый

Язның бер көне ел туйдыра дигәндәй, бакчачылар май аеның бер генә көнен дә бушка уздырмаска тырышалар. Вакытында яшелчәләрен дә утыртырга, теплицасын да әзерләргә, кирәкле ашламасын да кертергә, җиләк-җимеш агачлары турында да онытмаска кирәк. Яшелчәләрне утыртканда исә аларның бер-берләре белән «дус булу-булмауларын» да истән чыгарырга ярамый. Бакча җимешләренең уңышы, бердән, бакчачының...

Реклама


Дуслар
Чия һәм алма - кура җиләге белән.
Баклажанны колорадо коңгызын куркыта торган фасоль арасына утырту яхшы.
Кузаклы культуралар өчен уңайлы күрше - кыяр. Алар редис, бәрәңге, торма белән дә үзара дус була ала. Кузаклылар соңгыларны азот белән тукландыра. Борчак кишер, кыяр, шалкан белән үзара ярдәмләшеп яши.
Помидор исә борчак үсешенә тәэсир итә торган биологик актив матдәләр бүлеп чыгара. Помидорга сарымсак һәм укроп әйбәт күрше булып тора.
Бакча җиләгенә фасоль, петрушка яхшы тәэсир итә. Сарымсак та аны саклый. Бакча җиләге рәтләре арасына утыртылган петрушка лайлач әкәм-төкәмнәрне куркыта. Җиләк кәбестә, суган, редис, торма, чөгендер һәм салат белән дә тыныша ала.
Кәбестә, күрше буларак, салат, суган, укроп, фасоль, редис һәм хәтта бәрәңгене дә якын күрә. Кәбестә араларына утыртылган укроп аның тәмен яхшырта һәм гөбләне куа. Кәбестә кортларыннан саклар өчен аның тирәсенә әрем, бөтнек, дару ромашкасы, шалфей һәм чабыр утыртыгыз.
Бәрәңге баклажан, кәбестә, кукуруз, суган, сарымсак белән яраша. Фасоль исә аны азот белән тукландыра.
Суган һәм кишер бер-берләрен корткычлардан саклый: кишер суган чебенен, ә суган кишер чебенен куа. Кишер помидор, салат, укроп, суган белән дә тату яши.
Кыяр борчак һәм кәбестә белән дус. Кыяр түтәлләре арасына укроп чәчсәң, кыярның җимеш бирү вакыты озая.
Чөгендер салат, борчак, укроп һәм петрушка белән туры килә.
Карлыган куаклары арасына суган утыртып, аны кышкы җирдә калдырсаң, бөре бете белән зарарланмый.

Дус түгелләр
Фасоль һәм борчакны суган, сарымсак белән утыртырга киңәш ителми. Борчак фасоль һәм помидор белән яраша алмый.
Кәбестә помидор, петрушка һәм кишер белән конфликтка керә.
Бәрәңгене көнбагыш, помидор һәм кабак белән утырта күрмәгез. Алар аңарда фитофтороз авыруы барлыкка китерергә мөмкин. Бәрәңгене чия, алмагач, кура җиләге җәберли. Кыярны да якын күрми.
Карлыган һәм крыжовникны янәшә утыртырга ярамый. Карлыганга крыжовник утчылы йогарга мөмкин. Кура җиләге белән бакча җиләге янәшә үссә, алар яхшы үрчи.
Кыярга исә помидор үсәргә ирек бирми. Ул бәрәңге белән дә дошман.
Помидор, фасоль, укроп кәбестә белән дус түгел. Помидорга шалкан һәм бәрәңге комачаулый. Чөгендер бәрәңге, кукуруз белән тыныша алмый.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: