16+

«Куанычымнан елыйм»

Күптәннән бик каты авыручы абыем белән Казанга хастаханәгә дип чыгып киттек. Үпкәсен тулысынча тикшертергә куштылар. Рентгенга чират торабыз шулай. Барысы да диярлек ябык, хәлсез кешеләр, шуңа әллә ничек, авыр булып китте.

«Куанычымнан елыйм»

Күптәннән бик каты авыручы абыем белән Казанга хастаханәгә дип чыгып киттек. Үпкәсен тулысынча тикшертергә куштылар. Рентгенга чират торабыз шулай. Барысы да диярлек ябык, хәлсез кешеләр, шуңа әллә ничек, авыр булып китте.

Шулчак күзем бер читтә утыручы матур гына хатынга төште. Түгәрәк, чиста йөзле, карап торышка сау-сәламәт кебек күренүче бу хатын да авырыймы икәнни соң, дип эчемнән генә үз-үземә сорау бирәм.
Безнең чират әле соңрак. Шуңа да, ирексездән, бер-бер артлы кабинетка кереп киткән кешеләрне тикшереп утырырга туры килә. Менә чират теге матур хатынга да җитте. Кыюсыз гына бүлмәгә кереп китте ул. Озак та үтмәде, кире борылып чыкты. Йөзе кызарган, үзен тотышларын аңлатып булмый. Кулындагы кәгазь һәм рәсемнәрен кая куярга белми. Шул арада теге хатын янәшә бүлмәнең ишегенә сөялде дә елап та җибәрде. Безгә - чиратта торучы барлык кешеләргә дә, уңайсыз иде бу минутларда. Барыбыз да, кадаклангандай, урыннарыбызда утырып калдык, авырсынып, күзләребезне түбән төшердек.
Алай да түзмәдем, елап торучы хатын янына килеп, аның иңнәренә җиңелчә генә кагылдым. Ул, шуны гына көткән диярсең, яшьле күзләрен тутырып миңа карады да елмаеп куйды. Аннан соң, елаганы өчен уңайсызланган кебек, күз яшьләрен сөртеп алды да, барыбыз да ишетерлек итеп: «Гафу итегез, куанычымнан елыйм», - дип әйтеп куйды.
Бактың исә, республикабызның бер районыннан килгән бу хатын табиблар ялгышлыгы аркасында инде өченче аен газап чигә икән. Үз районнарында елга бер тапкыр үтелергә тиешле тикшеренүне узгач, аңа: «Үпкәңдә нидер бар кебек тоела», - дип хәбәр иткәннәр һәм янәдән тикшеренү үтәргә чакырганнар. Куркып калган хатын шундук хастаханәгә чапкан. Әмма үпкәсендә ул-бу күренмәгән. «Болай гына тынычланма әле, яман шешләрне тикшерүче хастаханәгә бар, шунда күрен», - дип, аны Казанга озатканнар. Яшәвенең бөтен ямен-тәмен югалткан хатын алар сүзен тыңлаган. Тик анда тикшеренү дә үпкәсенең чиста икәнлеген раслаган. Районга кайтып, андагы табибларга бу хакта әйткәч, тегеләре: «Кулыңдагы сурәттә нидер күренә бит. Кабат Казанга, икенче хастаханәгә, зуррак тикшеренүгә бар», - дип озатканнар. «Гаиләм, әти-әни, ирем, балаларым, үзем борчылып, ашаудан калдык, тилегә чыгабыз бугай инде дип торабыз», - ди бу хатын.
Һәм менә, ниһаять, бүген ул иң зур тикшеренүен үткән. Анда да табиблар үпкәсенең сау-сәламәт икәнлеген раслаган. Әлеге хатынның үзе белән районнан алып килгән рентген сурәтен караганнан соң, биредәге табиб, берни дә аңышмыйча, бик аптыраган һәм шул район хастаханәсе белән элемтәгә кергән. Ә андагылары исә үзләренең бик зур ялгышлык җибәрүләрен, икенче кешенең сурәте белән бутауларын аңлатканнар.
Ишек төбенә чыгып елаган хатынны аңладык шулай. Ул чарасызлыктан да, авырмавын белү шатлыгыннан да күз яшьләрен тыя алмады. Дөрес, табибларга булган ачуы да чиктән ашкан иде.
- Шундый хата җибәреп, безнең бөтен тынычлыгыбызны алган ул кешеләргә мин бик ачулымын, - диде ул. - Кайтуга, үзләрен судка бирергә телим.
Табиб хәтле табибларның шуның кадәр ваемсыз булуларын берничек тә аклап булмый...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading