16+

Кубаньча салат

2 кг эре помидор, 1,5 кг баклажан, 1,2 кг кишер, 250 гр сарымсак, 1 кузак кызыл борыч, 3-4 бәйләм петрушка, ярты литр үсемлек мае, 120 мл 9 процентлы аш серкәсе, 2 аш кашыгы тутырып тоз һәм 200 гр шикәр комы Кишерне чистартып, эре угычта уабыз. Помидорны кайнар суда тотып, кабыгыннан...

2 кг эре помидор, 1,5 кг баклажан, 1,2 кг кишер, 250 гр сарымсак, 1 кузак кызыл борыч, 3-4 бәйләм петрушка, ярты литр үсемлек мае, 120 мл 9 процентлы аш серкәсе, 2 аш кашыгы тутырып тоз һәм 200 гр шикәр комы
Кишерне чистартып, эре угычта уабыз. Помидорны кайнар суда тотып, кабыгыннан чистартабыз да иттарткыч аша чыгарабыз. Баклажан белән борычны шакмаклап, петрушканы ваклап турыйбыз, сарымсакны изәбез. Эмаль савытка бөтен яшелчәне салып, үсемлек маен һәм маринадны агызабыз. Маринад ясау өчен тоз, шикәр комы һәм аш серкәсен кайнатабыз.Савытны ут өстенә куеп, өсте ябык килеш 45 минут пешерәбез. Вакыт-вакыт агач кашык белән болгатып торабыз. Кайнар массаны стерильләштерелгән банкаларга тутырып куябыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading