16+

Кычытканның файдалы үзенчәлекләре

Көннәр җылына башлауга, койма буйларында кычыткан баш төртә.

Кычытканның файдалы үзенчәлекләре

Көннәр җылына башлауга, койма буйларында кычыткан баш төртә.

Май кычытканыннан аш пешерми калучы сирәктер. Үзе сусыл, ачыграк яшел, июль уртасында үскәненнән дә “зәһәррәк”, әмма шундый файдалы һәм тәмле әлеге үләндә әллә никадәр витамин! 

100 гр кычыткан составын карасан, анда 3,7 гр аксым, 0,5 гр майлар, 5,4 гр углеводлар һәм клетчатка бар. Аскорбин кислотасы, В төркуеменә караган витаминнар җыелмасы, Е һәм К витаминнары, организмда А витаминына әйләнә торган каротин һәм каротиноидлар (ксантофилл, ксантофиллэпоксид, виолаксантин)-- болар барысы да шул яшел үләнгә тупланган. 

Алай гына да түгел, организмыгыз барий, тимер, калий, кальций, хром, бакыр, марганец, алюминий, молиден, гистамин, уртицин, хлорофилл, флавоноидлар, органик кислоталар белән баесын дисәгез, кычытканлы аш ашамый калмагыз. 

Кычытканда С витамины, лимон һәм алма белән чагыштырганда, 10 тапкырга күбрәк. Каротин исә кишер һәм сырганакка караганда да артыграк. 
Кычыткан ялкынсынуга каршы көрәшә, органимны ныгыта, канга уңай йогынты ясый. Бигрәк тә азканлылык белән интегүчеләр өчен кычытканның файдасы әйтеп бетергесез зур. 

Ул шулай ук күз төбендәге караларны бетерергә булыша, күрем вакытында авыртулардан ярдәм итә. 
Канны туктату үзлеге - кычытканның уңай гына түгел, тискәре ягы да. Кан авыруларыннан интегүчеләргә, куе канлы кешеләргә аны кулланырга киңәш ителми. Чөнки тамырларда тромблар барлыкка килүе ихтимал. 

Бала көтүче ханымнарга да кычыткан төнәтмәләре эчәргә, ашарга ярамый. Аналык кыскарып, бала вакытыннан алда туу куркынычы бар. 
Кычыткан йөрәк эшчәнлеген яхшырта, углеводлар һәм аксымнар алмашын яхшырта. Каротиноидларның күп булуы күз күременә уңай йогынты ясый.

Операцияләрдән соң кычыткан организмны тизрәк тернәкләндерергә булыша. Ул хәтта радиациягә каршы тора, тукымаларга кислород җитмәгәндә ярдәм итә. 
Кавыктан котыласыгыз, чәчләрегезне ныгытасыгыз килсә, кычыткан төнәтмәләре ясагыз. 
Кычыткан организмнан артык сыеклыкны, үтне, какрыкны чыгарырга ярдәм итә. 

Кычытканның бары яфрагын гына кулланалар. Чөнки витаминнар һәм минераль матдәләр шунда тупланган. Яфракларны үләннең очыннан гына, экологик яктан чиста урында җыегыз. 

Кычыткан белән 4 төрле рецепт

1.  Салат
Салат өчен 50 гр кычыткан яфрагы, 50 гр кузгалак, 2 йомырка, 3 аш кашыгы үсемлек мае, 50 гр каймак, тәменчә петрушка, укроп, тоз, яшел суган алына. 
Йомырканы пешереп, турагыз. Кычытканны кайнап торган суга салып алыгыз. 
Туралган  кузгалакны, укроп, петрушка, яшел суган, май һәм кычытканны салып, тоз сибеп бутагыз. 
Өстәлгә бирер алдыннан йомырканы һәм каймакны өстәгез. Салатка берничә тамчы лимон согы тамызсагыз, салат тагын да тәмлеләнер. 

2. Кычытканлы аш.
6 порциялек аш өчен: 1 кг бәрәңге, 4 йомырка, 3 суган, 3 кишер, 300 гр тушенка, тәменчә тоз, кычыткан кирәк булачак. 
Бәрәңгене вак итеп шакмаклап турап, тоз салып суда пешерәбез. 

Кишер белән суганны майда кыздырабыз. 

Йомырканы пешереп, шакмаклап турыйбыз һәм кыздырылган кишер һәм суган янына кушабыз. Катнашманы пешкән бәрәңгегә салабыз.
Шуңа тушенка өстәп, 4-5 минут пешереп алабыз. Ахырдан кычыткан салып, тагын 5-10 минут пешерәбез. 
Өстәлгә ашны каймак белән чыгарырга мөмкин. 

3. Кычыткан һәм сырлы макарон
Ризыкны әзерләү өчен ( 2 кешегә): 130 гр макарон, 30 гр кычыткан, 70 гр сыр, 1 чәй кашыгы зәйтүн мае, тәменчә тоз кирәк булачак. 
Макаронны тозлы суда пешерәбез. Кычытканны бераз су салынган табада 5 минут чамасы пешереп алабыз. Шуңа макаронны һәм угычтан чыгарылган сырны, майны өстибез. Сыр эри башлаганчы бутап, кыздырабыз. 

4. Кычытканлы кайнатма.
Кычытканнан кайнатма ясау өчен: 200 гр кычыткан яфрагы (яшь яфраклар гына), ярты стакан бал һәм ярты лимон кирәк булачак. Яфракларны ваклаган килеш яисә вакламыйча куллана аласыз. 

Яфракларны ике тапкыр кайнар суга салып алырга. 
Эретелгән балга кычытканны салып, берничә минут акрын утта кайнатырга. 
Шуңа лимон согы кушып, тагын берничә минут кайнатырга. Кайнатма әзер! Аны банкага салып, суыткычта сакларга. 

Кычытканны кышка ничек сакларга?
Кычытканны кышка саклау өчен киптерергә яисә пакетларга салып, туңдырырга мөмкин. Моннан тыш кычытканны үсемлек мае кушып катыралар. 
Моның өчен яфракларны вак итеп турыйлар һәм үсемлек мае белән бутыйлар. Мисал өчен, зәйтүн мае белән. Шуны боз катыра торган савытларга салып, туңдыргычка тыгалар.  Болай эшләгәндә ул төсен җуймас һәм туң кычытканны салатларга, ашларга кушарга ярый. 
Кычытканны су белән дә катырырга мөмкин. Су яшеллекне тулысынча капларга тиеш. Мондый кычытканны компотлар, морслар, чәйләр һәм смузи ясаганда кулланырга була. 

Кычытканны тагын “тозлыйлар”. 1 кг кычытканга 250 гр тоз бутап, чиста банкага тутырып, суыткычта сакларга мөмкин. 
Кычытканны киптереп, анардан песто да ясыйлар. Кипкән яфракларны сарымсак, чикләвекләр, үсемлек мае һәм лимон согы белән бергә кушып салып, блендерда изәргә генә кирәк. Песто әзер! 

Бакчачы почмагы

Кычытканлы төнәтмә
Кычыткан кеше организмы өчен генә түгел, үсемлекләрне ашлау өчен дә файдалы үлән. Ул аеруча да азотка бай. Кычытканның яфраклары һәм сабагында 50 процентка кадәр азот, 37 процентка кадәр кальций, 34 процентка кадәр калий, 6 процентка кадәр магний бар. 

Кычытканны ботагы белән җыеп, вак итеп турарга. Шуны пластик, капкачы ябыла торган савытка тутырырга. Савыт үлән белән кимендә яртылаш тулган булырга тиеш. Төнәтмә ясау өчен тимер савыт кулланмагыз. Әчегәндә ул реакциягә керүе бар. Бу исә төнәтмәнең нәтиҗәлелеген киметә. 

Савытка 30-40 градуслы җылы су салалар. Артык кайнар су кулланмагыз. Ул кычытканның файдалы үзлекләрен бетерә. 
Катнашма 12-16 көн әчи. Шул вакыт аралыгында савытны ачып, даими рәвештә болгатырга кирәк. 
Әгәр үләннәр карасу төскә кергән икән, төнәтмә әзер дигән сүз. 

Уңыш һәм нәтиҗәлелек кычыткан төнәтмәсен ничек куллануыгызга бәйле. Помидор, бакча җиләге, кишер аны бик яратып кабул итсә, суган, сарымсакка сибәргә киңәш ителми. 

Төнәтмәне яшелчәләргә атнага бер тапкыр сибәләр. Моның өчен аны 1:10 чагыштырмасында суга кушарга кирәк. Үсемлекнең тамыр өлешенә шундый 1 литр су сибү җитә. Артыгы яндыруы бар. Ә яңа гына күчереп утыртылган үсемлекләргә 0,5 литр да җитеп тора. 
Әгәр төнәтмәне тамырларга түгел, ә яфракларга сиптерәсез икән, ул чагында 1:20 чагыштырмасында су белән кушу таләп ителә. 

Айсылу Хәсәнова әзерләде
Фото: yashel-uzan.ru
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading