16+

Кыяр тозлау ЫСУЛЛАРЫ

Мин кыярны төрлечә тозлап карадым, инде менә ун ел чамасы шушы рецепт белән тозлыйм.

Кыяр тозлау ЫСУЛЛАРЫ

Мин кыярны төрлечә тозлап карадым, инде менә ун ел чамасы шушы рецепт белән тозлыйм.

Ашаган һәрбер кеше, тәмле, ди, рецептын сорый. Аш серкәсе кулланмаучыларга бу рецепт ошамас, чөнки аны күп күләмдә саласы була. Ләкин мин аны киметеп салам, рецептта язылганның өчтән бер өлешен. Кыярны ничек тозларга икәнен беләсез инде, шуна тозлык рецептын гына язам.
Тозлык: 2 литр суга 50 гр тоз, 150 гр шикәр комы, 500 мл аш серкәсе (бу китаптагыча, әйткәнемчә, мин киметеп салам), горчица орлыгы, 4-5 исле түгәрәк борыч, 5-6 кара түгәрәк борыч. Барысын бергә салып кайнатасы. 

Резидә Фәйзуллина, Сарман.

* * * 
Тозлык: 1 стакан шикәр комы, 2 аш кашыгы тоз, 1 стакан аш серкәсе, 6 аш кашыгы кетчуп чили, 7 стакан салкын су
Суга тоз белән шикәр комын салып болгатабыз. Бер литрлы банка төбенә укроп, керән яфрагы, түгәрәк кара борыч, 1-2 тырнак сарымсак салабыз. Аннары вак кыярларны тутырабыз да салкын тозлык салып, кайнап торган сулы кәстрүлдә стерильләштерәбез. Банкаларыгыз шартламасынга, җылы чагында куегыз, кайнап чыккач, 10-15 минут тотабыз. Капкачын ябабыз. Тозлыгы кып-кызыл төстә була.

Тәския Вәгыйзова, Минзәлә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading