16+

Кыяр яхшы уңыш бирсен өчен нишләргә?

Кыяр температура режимына бик таләпчән. Алар җылы һәм дым ярата.

Кыяр яхшы уңыш бирсен өчен нишләргә?

Кыяр температура режимына бик таләпчән. Алар җылы һәм дым ярата.

Суның температурасы 25 градустан ким булырга тиеш түгел. Уңыш бирә башлагач, суны күбрәк сибә башлагыз (1 кв метрга 6-12 литр). Ачык грунттагы кыярга суны кич белән, теплицадагыларга иртән сибәргә кирәк.

Сезон буена алты-сигез тапкыр тукландырыгыз. Беренчесен – чәчәк атар алдыннан, калганнарын һәр ун-унбиш көн саен уңыш бирә башлагач. Органик ашлама итеп кош тизәге (1 өлешкә 25 өлеш су) яки сыер тизәген (1 өлешкә 10 өлеш су) кулланалар. Минераль ашлама да файдаланыла: 10 литр суга 15-20 гр мочевина белән 50 гр көл.

Кыяр мыекларын алып торыгыз, чөнки туклыклы матдәләрне алып торалар. Өлгергән кыярларны гел җыеп торыгыз. Картайган һәм авыру яфракларын өзеп алыгыз.

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading