Шәһри Казан

Мандаринны кабыгы белән аша

Мандаринның ватаны булып Азиянең көньяк-көнчыгыш өлеше санала. Аның турында иң беренче 1178 елда Кытай кулъязмаларында искә алына. Хәзер исә мандаринны Кытай, Бразилия, Корея, Италия, Алжир, Греция, Марокко һәм Кипрда да үстерәләр.

Реклама

Мандаринда фолий һәм бето-каротин кислотасы, калий, магний һәм кальций, С, Р, В1, В2, А, D һәм К витаминнары бар. Ул аппетитны, матдәләр алмашу процессларын яхшырта, гипо- һәм авитаминоз вакытында кулланыла. Мандаринда шешенүгә һәм кан йөрү туктап калуга каршы торучы матдәләр дә бар. Шуңа да иртән эчелгән мандарин согы үпкә һәм бронхларны лайладан чистарту өчен дару да булып тора.
Мандаринны әрчелгәннән соң калган ак җепселләре һәм кабыгы белән ашарга кирәклеген беләсезме икән? Ак җепселләр кан тамырларын ныгыта торган матдәләргә - гликозидларга бай булса, кабыгында эфир майлары, органик кислоталар, флавоноидлар, С витамины һәм каротин бар. Яңа әрчелгән мандарин кабыгы күңел болганганда, диареядән дәвалаганда, эч авыртканда кулланыла. Ә киптерелгәне үзәк нерв системасын тынычландыра. Мандарин кабыгыннан ясалган «шулпа» бронхит һәм трахеит вакытында файдаланыла. Ашказаны-эчәклек тракты авырулары вакытында да мандарин ашарга яки согын эчәргә киңәш ителә. Әмма аны кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшергә кирәк.
Мандаринны күп ашаудан фигурага зыян килми, чөнки ул иң аз калорияле җиләк-җимеш санала. Мандарин йомшагы 89,7 процент судан һәм 7,6-12 процент шикәрдән тора. 100 грамм җимешкә уртача 38-45 кКал туры килә.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: