16+

Матур булуның сере чөгендердә

Элек хатын-кызлар, бит тиресенә сәламәт төс кертү өчен, яңакларын кызыл чөгендер белән уган­нар. Соңрак аңардан иннек белән кершән дә ясаганнар. Әмма иң мөһиме - алар чөгендерне көн саен диярлек ашаганнар һәм шуңа да сәламәт һәм көләч йөзле булганнар.

Матур булуның сере чөгендердә

Элек хатын-кызлар, бит тиресенә сәламәт төс кертү өчен, яңакларын кызыл чөгендер белән уган­нар. Соңрак аңардан иннек белән кершән дә ясаганнар. Әмма иң мөһиме - алар чөгендерне көн саен диярлек ашаганнар һәм шуңа да сәламәт һәм көләч йөзле булганнар.

Чөгендерне бездә Х гасырдан бирле кулланалар. Хәзер исә аның турында бел­мәгән кеше юк. Әлеге яшелчә органик кислотага, пектин, клетчатка, углевод һәм аксымга бай, аңарда бө­тен витамин һәм микроэлементлар да бар дияргә мөм­кин.
Чөгендер согын еш кулланыгыз, чөнки ул эчәклек микрофлорасын тернәклән­д­ереп җибәрә, организмнан зарарлы бактерияләр һәм токсиннарны чыгара. Шул рәвешле бөтен организмыгыз чистара, димәк, битегезнең төсе дә яхшыра. Чөгендер яраткан кешегә кершән сөртү бөтенләй ки­рәкми дигән сүз бу. Моңа өстәп, иммунитетыгыз да ны­гый. Иртә белән ашар өчен сезгә гади генә бер рецепт тәкъдим итәбез: эре угыч­­та 100 грамм пешкән чөгендер уабыз. Аңа алдан юы­лып һәм вак итеп туралган кара җимеш һәм әстерхан чикләвеге өстибез. Бераз гына тоз сибеп, майсыз каймак салабыз.
Икенче рецепт: пешкән чөгендерне угычта уып, аңа вак итеп туралган тозлы кыяр һәм вак угычтан чыгарылган бер тырнак са­рым­сак һәм майонез кушабыз.
Чөгендер эч йомшарту чарасы да булып тора. Кө­ненә 100 грамм пешкән чөгендер ашаган кешенең ашказаны һәм эчәклек белән бернинди проблемасы да булмас. «Теләсә кайсы ит янына чөгендер дә куйсагыз, ашказаны-эчәклек трактыгыз яңа швейцар сәгате кебек эшләр, сез дә сәламәт булырсыз», - дип ышандыра безне диетологлар да.
Чөгендер, ашкайнату системасын гына түгел, мат­дәләр алмашын да яхшырта, яман шеш авыруы барлыкка килүне булдырмый. Әле тагын гемоглобинны да кү­тәрә, йөрәк авыруларына кар­шы көрәшә, канны һәм үт куыгын чистарта. Әмма аны кан басымы түбән бул­ганнарга, остеопороз, ши­кәр авыруыннан җәфалану­чыларга, ашказаны кислоталылыгы югары булган кешеләргә сак ашарга киңәш ителә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading