16+

Май кычытканының урыны суыткычта

Май аенда, түтәлләргә әле кайбер нәрсәләрне утыртырга өлгермәсәк тә, беренче уңышны алып буламы? Була, әмма табигать үзе биргәнне.

Май кычытканының урыны суыткычта

Май аенда, түтәлләргә әле кайбер нәрсәләрне утыртырга өлгермәсәк тә, беренче уңышны алып буламы? Була, әмма табигать үзе биргәнне.

Усалланып аягыбызны чагып калган май кычытканын сүгәргә ашыкмыйк әле, чөнки аның уңай яклары да юк түгел. Әйтик, ул С һәм К витаминнары чыганагы булып тора. Шуңа да аны хәзердән үк җыеп, кышка хәстәрләп калу җаен карарга кирәк. Мөмкинлеге булганнарга аны суыткычка катырырга кую яхшы. Моның өчен аның яфракларын юып, сөлге белән корытабыз. Вак итеп турап, боз өчен булган формаларга тыгыз итеп тутырабыз да суыткычка куябыз. Каткан шакмакларны полиэтилен капчыкка салып, бушаган формаларга кабат кычыткан тутырабыз. Шул рәвешле үзебезгә кирәк кадәр туңдырып куябыз. Кышка мондый кычыткан шакмагын салатка кушарга мөмкин.
Су буйларында хәзер кыргый бөтнек үсә. Аның өске яфракларын җыеп, блендерда изеп, тәмле кайнатма да әзерләргә була. Яшел массага шул ук күләмдә шикәр комы һәм су кушып, сүрән утка куябыз. Кайнау хәленә керүгә, аз гына лимон кислотасы кушабыз. Кайнатманы биш минут кайнатып, банкаларга тутырабыз.
Май аенда яшь карлыган, чия, шомырт яфракларын җыярга иренмәгез. Аларны күләгәдә киптереп, кыш буе чәйгә кушып эчә аласыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading