Шәһри Казан

Мендәр, одеялларны ничек юарга?

Мендәр һәм одеялларның мамыктан, бамбук, синтетик, латекс, йон тукымадан эшләнгәннәре була. Һәр материалның үз таләпләре бар.

  • Зур булмаган кош йоны һәм каурыйдан ясалган мендәр, одеялны кер юу машинасында да юарга була. Бу очракта кондиционер кушмагыз һәм «кул белән» яки «деликат юу» дигән режимны куегыз. Йоны җыелып килмәсен өчен, барабанга махсус кечкенә туп салып калдырыгыз.
  • Йон тукымадан булганын кулдан яки 30 градуслы деликат режимда юыгыз. Составында ланолин булган сыек порошок кулланыгыз. Йон мендәрләрне сыгарга кирәкми.
  • Бамбук. 40 градуска кадәр кер юу машинасында юарга ярый. Шулай ук «кул белән» яки «деликат юу» дигән режимда. Суын сыгу әйләнеше 800дән артмасын. Мондый мендәрләрне җитештерүчеләр 500 тапкыр юарга була дип вәгъдә итә. Бамбук җепселләре судан курыкмый, кипкәндә ябышып бетми, элекке формасын тиз кайтара. Киптергәндә гел әйләндереп һәм кагып торырга кирәк. Суын сыгу әйләнеше минимум булсын.
  • Мамык одеялларны машинада юарга киңәш ителми. Бик зур булмаган балалар одеялын рулон итеп төреп, мендәр тышына тыгып юарга мөмкин.
  • Холлофайбер. Әлеге синтетик материал нәзберек түгел. 40-60 градуста юарга була.
  • Латекс мендәрләрне фәкать кул белән генә юыгыз. Су температурасы 40 градустан артмасын. Аны бик сак сыгасы була. Кайберәүләр ике сөлге арасына тыгып сыга аны.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: