Насыйп ризык теш сындырып булса да керә дигәннәре хак икән. Гадәттә, милли ризык әзерләр алдыннан, нәрсә пешерик, дип сорыйлар. Мин дә, үзегез нәрсә телисез, шуны, дип җавап бирә идем. Бу юлы башкорт кызы Зөһрәдән шул сорауны көтеп кенә тордым да, ул, соравын бирүгә үк, әлбәттә, бишбармак дип әйтеп куйдым. Аны...
Бишбармак
Бишбармак - күчмә төрки халыкларда популяр ризык. Аны башкортлар да, казахлар да, кыргызлар да үз милли ризыгы дип саный. Кайсыдыр халык аны бешбармак дисә, икенчеләре бесбармак дип атап йөри.
- Исеменнән үк күренгәнчә, аны бармаклар белән ашыйлар. Кечкенә чагымны әле дә хәтерлим: әни аны пешерә дә, идәнгә ашъяулык җәеп, безне шуның тирәли утырта иде. Кул белән тәмләп ашый идек. Хәзер инде бармаклар белән түгел, чәнечке кулланабыз, әмма бармак белән тәмлерәк тоела, - ди Зөһрә Мурзабулатова.
Бишбармакны әзерләү өчен нинди ит алсаң да була. Аны сарык, ат, сыер, каз итеннән дә пешерәләр. Зөһрә үзе ат итеннән пешерергә ярата. Итне шулпада пешерәсең дә шакмаклап турыйсың. Шул ук шулпада токмач пешерәсең. Аны гадәти токмач камыры кебек басасың һәм зур-зур итеп шакмаклап турыйсың. Пешеп чыккач, шулпадан сөзеп аласың. Зур тәлинкәгә башта шул токмачны, аның өстенә ит кисәкләрен салалар. Иң өскә ярымбоҗралап туралган суган һәм яшел тәмләткечләр сибәләр дә өстәл уртасына куялар. Һәр кеше үзенең тәлинкәсенә салып ашый. Ризыкны кайнар килеш ашаганда тәмле. Бишбармакны гадәти көннәрдә дә, бәйрәм табынына да пешерәләр. Зөһрәнең әйтүенчә, башкортларда ашка кадәр иң элек шушы бишбармакны яки башка бер икенче ашны чыгаралар икән, аннан соң гына шулпалы аш ашыйлар. Теләгән кеше бишбармакка бәрәңге дә салып ашый. Кемдер аны майлы сарык ите белән пешерергә ярата.
- Ризык майлы булса, корот коткара, - ди ул. - Башкортлар элек-электән ярымкүчмә тормыш рәвеше алып барган, бу аларның яшәешендә, гореф-гадәтләрендә, ашау-эчүләрендә дә чагылган. Аларның табынында сөттән әзерләнгән ризыклар булган, аеруча кымыз һәм корот популяр. Бу якларда корот турында бик сирәк кеше ишетеп белә. Коротны чәй белән дә эчәргә, аш белән дә ашарга була. Майлы шулпага аны саласың да, ул, эреп, майны «ашый». Сәламәтлеккә дә файдасы зур. Коротны катык оеткысыннан әзерлиләр. Сепаратордан чыккан сөтне кайнаталар да, бүлмә температурасына кадәр суынгач, оеткысын салалар. Әчеткән катыкны казанда кайнаталар да, җитен яки кәрәзсыман сырлы тукымадан (вафельное полотенце) ясалган капчыкка тутырып, саркырга куялар. Соңыннан аны берәр нәрсә белән бастырасың. Эремчек суы ахырга кадәр чыгып бетәргә тиеш. Әзер массага тоз саласың. Кемдер аннан шарлар ясап киптерә дә, - дип сөйли Зөһрә.
Шәҗәрә - милләт тамыры
Зөһрәнең хәләл җефете Галим Мурзабулатов Казанда 1992 елдан бирле яши, хәрби уку йортын тәмамлаганнан соң, юллама белән бирегә килгән. Тумышы белән ул Башкортстанның Зианчура районы, Исәнгол авылыннан. Зөһрә дә шул ук авылдан. Галимгә кияүгә чыгып, ул да Казанга килә.
- Баштагы биш елда ияләшү авыррак булды. Ә хәзер Казаннан башка яши дә алмыйбыз, кая барсак та, Казанны сагынып кайтабыз. Башкортстанга да китәргә мөмкинлек бар иде, үзебездән бигрәк, улларыбызның Казанда каласылары килде, - ди Зөһрә.
Улларын алар, башкорт теле һәм биюенә өйрәнсеннәр өчен, Халыклар дуслыгы йортында эшләп килүче күпмилләтле якшәмбе мәктәбенә йөрткәннәр. Җыр-биюгә хирыслык буыннан-буынга килә. Һөнәре буенча Зөһрә - музыка укытучысы.
- Һәр башкорт гаиләсендә бер генә кеше булса да курайда уйный. Әтием һәр көнне эштән кайтканнан соң курайда уйный иде. Урманга баргач та, курайның ботагын сындырып ала да, җиде тишек ясап, шунда ук уйный башлый. Аның абый-энеләре дә курайда уйнады. Әнием Светлана Магадеева да, иремнең әнисе Мөкәрәмә Мурзабулатова да бик матур җырлыйлар.
Гаиләбездә тагын бер традиция - нәсел шәҗәрәбезне барлау. Бабам бик укымышлы кеше иде, Коръәнне гарәп теленнән башкортчага тәрҗемә иткән. Нәселебезнең буынын барлады. Уникенче гасырда ук яшәгән бабаларыбызның да исемнәрен беләбез. Халыклар дуслыгы йортында, Башкортстаннан әти-әниләребез, туганнарыбызны чакырып, Шәҗәрә бәйрәме уздырдык. Бабам төзегән шәҗәрәдән без ирем Галим белән икебезнең дүртенче буын туганнар да икәнне белдек. Бер бабабызның ике хатыны булган. Олы хатыныннан - минем буын, кече хатыныннан Галимнең буыны киткән. Шәҗәрәңне, нәсел агачын белү - һәркемнең бурычы. Буыннар чылбыры өзелергә тиеш түгел, - ди Зөһрә.
Сарык биреп кыз алу
Аның сүзләренчә, милләтне тел генә түгел, буыннан-буынга күчеп килгән гореф-гадәт, йолалар да яшәтә.
- Бездә кыз алырга килгәндә, кияү егете сарык алып килә. Элегрәк, әлбәттә, ат алып килгәннәр. Калымга 50шәр ат бирүчеләр дә булган. Кәҗәсе түгел, мәзәге кыйммәт дигән кебек, аның саклануы мөһим. Галим сарык алып килгәч, хәтерем дә калган иде. Яшьлек белән үпкәләгән дә булдым. Хәзер генә аңлыйм: ул бит ата-бабадан калган йола икән. Никах туена чакырылганнар барысы да диярлек бүләккә сарык алып килде. Аларны үзебез белән Казанга алып китә алмыйбыз бит, туганнар, моны аңлап, сарыкны суеп, итен сатып, акчасын безгә җибәреп тордылар. Хәтерлисезме, никахыгызга сарык алып килгән идек, шуның акчасы инде бу, дигән хәбәре дә була иде. Ялганламыйча әйтәм: мондый акчалы хатлар ун еллап килде бугай. Тагын бер йола - яңа өйләнешүчеләрне кунакка чакыру. Никахта булганнар яшь парны үзенә чәйгә дәшә. Барысына да йөреп бетерерлек түгел иде, китәргә санаулы гына көннәр калды. Шуңа да көненә берничә кешедә кунак булырга туры килде. Монысының да үзенә күрә бер хикмәте бар икән. Аның асылында үзара танышу, туганлашу ята. Әйткәнемчә, милләтне шул йолалар саклап калган. Бу уңайдан Халыклар дуслыгы йортының да роле зур. Анда һәр диаспора үзенең бәйрәмен уздыра. Ул чараларга башка милләтләр дә теләп йөри. Дуслык йорты бөтен милләтне дә берләштерә. Анда бик күңелле, һәркемне шатланып кабул итәләр, - ди яңа танышым.
Комментарийлар