Шәһри Казан

Минус белән плюс арасында ничек бирешмәскә?

Әле 20 градус салкын, әле 3 градус җылы... Һава торышы төрлечә кыландыра. Температураның болай кисәк кенә сикерүләре сәламәтлеккә генә уңай тәэсир итми. Нәкъ менә шундый көннәрдә баш авыртулары көчәя, буыннар сызлый башлый, инфаркт, инсультлар да мондый көннәрдә бермә-бер арта. Йөрәк-кан тамырлары авырулары булганнарга температураның кисәк кенә шулай сикерүләре зур сынау...

Реклама

- Сәламәтлегеннән зарланмаган кеше табигатьтәге мондый үзгәрешләрне әллә ни тоймаска да мөмкин әле. Бу көннәрдә күп вакытта өлкән яшьтәге апа-абыйлар һәм хроник авырулары булганнар азаплана. Бу, чыннан да, сәламәтлеккә нык тәэсир итә. Нишләргә дигәндә, төп киңәшләрнең берсе - тоз һәм составында тоз күп булган продуктларны, мәсәлән, казылык һ.б.ны ашауны киметү. Шулай ук спиртлы эчемлекләр эчү катгый тыела. Күбрәк ял итәргә һәм иртәрәк йокларга ятарга киңәш ителә. Ә актив тормыш алып баручылар һава температурасы кисәк уйнаган көннәрдә физик нагрузкаларны киметсеннәр иде. Аннары көндәлек стресслар да организмны бик нык талчыктыра, шуңа күрә, андый ситуацияләрдән дә саклануыгыз хәерле. Барлык киңәшләрне дә үтәгән очракта, табигать торышы гына сезне аяктан ега алмас.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: