16+

Мәрьям Миңнегуловадан телеңне йотарлык тузганак кайнатмасы

Әлеге кайнатма сәламәтлегебез өчен чын табыш. Тузганак вареньесының файдасы чиксез, аны икенче төрле тузганаклар балы, дип тә атыйлар.

Мәрьям Миңнегуловадан телеңне йотарлык тузганак кайнатмасы

Әлеге кайнатма сәламәтлегебез өчен чын табыш. Тузганак вареньесының файдасы чиксез, аны икенче төрле тузганаклар балы, дип тә атыйлар.

 

Халык медицинасында ул табигый дару булып исәпләнә. Иң мөһиме, исегездә тотыгыз - кайнатма өчен чәчәкләрне бары тик экологик чиста урыннарда гына, тузанлы юллардан ерактан җыярга кирәк.

Азнакайда яшәүче аш-су остасы Мәрьям Миңнегуловадан тузганактан кайнатма ясау ысулын тәкъдим итәбез.

Шушы сары чәчәкнең балын, вареньесын сорап күп хатлар килү сәбәпле рецептын беренчерәк куярга булдым.
Күптән, ничәмә ничә еллар буе ясыйм шушы рецепт белән, нигә тегеләй, нигә болай, шикәр комы күп түгелме дигән сораулар булачак. Бу рецепт миңа шушы үзебезнең Мәндәй авылында яшәүче олы яшьтәге ападан алынды. Миңа рецепты бик ошый. Ничек өйрәтте, мин шулай ясыйм һәм сезгә дә тәкъдим итәм. 
Бер өлешлек ясар өчен рецепт куям.
Җыябыз чиста җирдән эре, матур сары чәчәкләрне, 300 данә. 
Юабыз салкынча су белән.
Чәчәкләрне кәстрүлгә салабыз,төбендәге яшеле дә кала.
Салабыз шунда 1 литр да 200 гр су.
2 лимонны иттарткыч аша үткәреп бирегә кушабыз.
Кайнатырга куябыз.
Кайнап чыккач, тагын 10 минут кайнатабыз да, сүндерәбез.
Шушы масса тәүлек буе тора, мин иртән ясаганны кичтән кайнатып яттым. 
Хәзер шуны вак тишекле дуршлагтан сөзәбез дә, сөзелгән сөзмәгә 2 кг 500 грамм шикәр комы салып 1,5 сәгать буе кайнатабыз.
Күңелегезгә хуш килә икән ясап карагыз. Мин 450 данәдән ясадым. Кайнатма әзер. Тәмле булсын!

 

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Хәерле иртәлэр, дускайларым. ?????? Шушы сары чәчәкнең балын, вареньесы сорап күп хатлар килү сәбәпле рецептын беренчерәк куярга булдым. Күптән, ничәмә ничә еллар буе ясыйм шушы рецепт белән, нигә тегеләй, нигә болай, песогы күп түгелме дигән сораулар булачак. Бу рецепт миңа шушы үзебезнең Мәндәй авылындагы яшәүче олы яшьтәге ападан килде. Миңа бик ошый рецепт, ничек өйрәтте мин шулай ясыйм, һәм сезгә дә тәкъдим итәм. Бу рецептны минем контактка куйганым бар иде, бик күп дуслар рәхәтләнде, рәхмәт әйттеләр. Сездән дә ошаса лайклар, комментарийлар көтеп калам. Бер өлешлек ясар өчен рецепт куям. Киттекме. Җыябыз чиста җирдән эре, матур сары чәчәкләрне 300 штукны. Юабыз салкынча су белән. Кәстрүлгә салабыз чәчәкләрне,төбендәге яшеле белән эшлим мин. Салабыз шунда 1 литр 200 гр су. 2 лимонны мясорубкадан үткәреп салабыз. Кайнатырга куябыз. Кайнап чыккач 10 минут кайнатабыз да, сүндерәбез. Шушы масса сутка буе тора. (мин иртән ясаганны кичтән кайнатып яттым) Хәзер шушыны вак тишекле дуршлагтан сөзәбез дә, сөзгән сөзмәгә 2 кг 500 гр песок салып 1, 5 сәг буе кайнатабыз. Менә шушы кызлар йолдызлар. Күңелегезгә хуш килә икән ясап карагыз. Мин 450 штуктан ясадым. Сезне яратып Мәрьямегез.

Публикация от Марьям Миннегулова (@mariamminnegulova)

 

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading