16+

Мунча ташына тоз сипмәгез!

Мунча керү, парлануның да үз тәртибе, кагыйдәләре бар.

Мунча ташына тоз сипмәгез!

Мунча керү, парлануның да үз тәртибе, кагыйдәләре бар.

Хәзер күпләр хуш ис чыгару максатыннан, мунчада чабынганда ташка төрле эфир майлары, тоз сибәләр. Әмма белгечләр мунча ташына тоз сибү сәламәтлек өчен бик зур куркыныч тудыра, дигән фикердә. 

Ташка тозны һич кенә дә салырга ярамый. Югары температура тәэсирендә тоз металл нигезгә кадәр агып төшә һәм мичегезне тишкәләп бетерәчәк.  Әгәр инде тоз суларга телисез икән, аны савытка салыгыз яки мич башына куярлык тутыкмый торган савыт кулланыгыз. Иң мөһиме, тоз мичнең үзе белән контактта булмасын. Моннан тыш, тозның суда эрүчән субстанция булуын аңларга кирәк, һәм бер яки берничә парлану нәтиҗәсендә ул эри. 

Тоз куллануның иң гади һәм файдалы варианты-ингаляция. Аны гади азык тозы белән дә ясарга мөмкин. Ике тәлинкә яки чынаяк алыгыз, аларның берсенә тоз салыгыз, шунда ук яраткан эфир маен яки лимон, әфлисун яки грейпфрут согын тамызырга мөмкин. Аннары, парлы бүлмәдә утырганда, бер савыттан икенчесенә тозны бушатыгыз. Моны борынга якын китереп эшләргә кирәк. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading