16+

Ничек миллионер булырга, байлар тәҗрибәсен тыңлыйк

Үзеңне бай итеп күз алдына китерү һәм үз-үзеңә ышану; башкаларны түгел, ә үз-үзеңне баета белү; яратмаган эшкә түзмәү, үз хыялың буенча эшләү – тарихта исемнәре калган, зур уңышларга ирешкән кешеләрнең яшәү принциплары бу. 

Ничек миллионер булырга, байлар тәҗрибәсен тыңлыйк

Үзеңне бай итеп күз алдына китерү һәм үз-үзеңә ышану; башкаларны түгел, ә үз-үзеңне баета белү; яратмаган эшкә түзмәү, үз хыялың буенча эшләү – тарихта исемнәре калган, зур уңышларга ирешкән кешеләрнең яшәү принциплары бу. 

“Күбрәк шөгыльләнгән саен, бәхет сезгә күбрәк елмая”, – ди алар.

“Байлык күп акча эшләүчеләргә түгел, ә акча белән дөрес эш итә белүчеләргә килә”, – диелә югары финанс үрләренә ирешкән эшмәкәрләрнең киңәшләрендә. Әйдәгез, исемнәргә күчик.

Генри Форд, Америка сәнәгатьчесе, уйлап табучы.
Легендар сәнәгатьче, автомобиль җитештерү заводлары хуҗасы һәм уйлап табучы, ничә яшь булуга карамастан, һәрвакыт укырга кирәк, дип саный. Ул даими рәвештә яңа алымнар эзләгән һәм кыенлыклардан курыкмаган.

Генри Форд өчен акча яңа тәҗрибә һәм белем алу чыганагы булган. Нәкъ менә шуңа ул һәрвакыт үз-үзеңне инвестицияләргә киңәш иткән – бары шулай гына уңышка ирешергә мөмкин, дигән.

Генри Фордтан киңәшләр:
1. Әгәр акча – бәйсезлеккә өметегез икән, сез беркайчан да бәйсез була алмаячаксыз. Кеше бу дөньяда алырга мөмкин булган бердәнбер чын гарантия – ул аның белем, тәҗрибә һәм мөмкинлекләр запасы.
2. Уңыш һәм байлык сере – башкаларны үзеңне кебек үк яхшы аңлый белүдә. Һәр эшкә үз һәм чит күзләр белән карарга өйрәнергә кирәк. Төрле караш бер дөрес фикер бүләк итә.
3. Картлар безне акчаны янга калдырырга, иң яхшы заманга кадәр кичектерергә өйрәтә. Бу бик начар киңәш, аны тыңларга кирәкми. Барысын да үз үсешегезгә кертегез.

Уоррен Баффет, Америка эшмәкәре, инвестор.
Уоррен Баффет иң эре инвесторларның берсе булып санала. Үзенең финанс Олимпына триумфаль күтәрелешен ул 10 мең доллардан, узган гасырның 60нчы елларында инвестиция компаниясенә нигез салгач, башлаган.
Бүген эшмәкәр – дөньяда иң бай кешеләрнең берсе һәм эре хәйрияче. Баффет фикеренчә, озак вакытлы уңышка ирешүнең төп сере – билгеле бер принципларны саклап калу, сабыр һәм сакчыл булу.

Уоррен Баффеттан киңәшләр:
1. Базар ун елга ябылган очракта да рәхәтләнеп кулланырлык (ия булырлык) әйберләрне генә сатып алыгыз. Әгәр сез акцияләргә ун ел буе ия булырга җыенмыйсыз икән, аларны ун минутка да сатып алмагыз.
2. Яхшы эш эзләүне даими рәвештә кичектереп килү һәм үзеңә ошамаган эштә утыру – сексны пенсиягә кадәр кичектерү белән бер.
3. Әгәр сайлау мөмкинлеге бар икән, “әйе”гә караганда “юк” дип әйтү күпкә мөһимрәк.

Бодо Шефер, финанс консультанты, язучы.
Шеферны финанс Моцарты дип атыйлар: ул тайм-менеджмент һәм финанслар белән идарә итү өлкәсендә иң яхшы практикларның берсе санала. Балачакта Шефер 30 яшькә кадәр беренче миллионны эшләргә сүз биргән.

16 яшендә ул АКШны яуларга китә, аннары Мексикага күчеп килә. 26 яшендә тулы банкрот була. Тик бу аны сындырмый. Шефер анда финанс грамоталылыгын үстерергә һәм уңышлы булырга ярдәм иткән укытучыны таба. 30 яшь тулгач, ул, чыннан да, беренче миллионын эшләгән һәм җыелган акчаның процентларына яши алган. Бүген Шефер – финанс һәм тайм-менеджмент буенча күп кенә китаплар авторы. Аның өчен акча – үзмаксат түгел, ә иреккә, бәйсезлеккә һәм тормыш бәхетенә ирешү өчен вакыт сатып алу чарасы.

Бодо Шефер киңәшләре:
1. Байлыкны сез эшләгән акча түгел, ә саклаган акча китерә.
2. Бәхетле булуның ике ысулы бар: үз ихтыяҗларын чикләү, үз мөмкинлекләрен арттыру. Зирәк кеше тегесен дә, монысын да эшли.
3. Акча аңа әзер кешеләрдә генә кала.
4. Эшләп карарга гына түгел, ә эшләргә кирәк. Бернинди омтылып караулар юк. Яки сез нәрсә дә булса эшлисез, яки эшләмисез. 
5. Күбрәк шөгыльләнгән саен, бәхет сезгә күбрәк елмая.
6. Үз-үзенә ышанмаган кеше бернәрсә дә эшләмәячәк, аның бернәрсәсе дә юк, һәм ул беркем дә түгел.

 

Фото: https://unsplash.com/ 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading