16+

Нәрсә ашыйм икән?

Кышны без төрлебез төрлечә кичерә. Статистика буенча, елның бу фасылында күпләр йокы туймаудан һәм хәл булмаудан зарлана. Бу вакытта туклану режимы белән аның сыйфаты да мөһим фактор булып тора. Диетологлар фикеренчә, кышкы көннәрдә кеше ризыкны 6-7 процентка күбрәк куллана башлый. Рационның калориялелеге арту кышкы чор өчен нормаль күренеш. Майлы итне...

Кышны без төрлебез төрлечә кичерә. Статистика буенча, елның бу фасылында күпләр йокы туймаудан һәм хәл булмаудан зарлана. Бу вакытта туклану режимы белән аның сыйфаты да мөһим фактор булып тора. Диетологлар фикеренчә, кышкы көннәрдә кеше ризыкны 6-7 процентка күбрәк куллана башлый. Рационның калориялелеге арту кышкы чор өчен нормаль күренеш.
Майлы итне тавык, күркә, бозау ите белән алыштырыгыз. Ашкайнатуны яхшырту өчен, аны тәмләткечләр - керән, сарымсак белән әзерләгез.
Яшелчәләрнең дә сезонлысын сайлагыз - аларда витамин, минераллар һәм микроэлементлар күбрәк була. Боларга кабак, кәбестә, кишер, чөгендер, шалкан һәм топинамбур керә. Тозлы кәбестә, кыяр һәм помидор турында да онытмагыз.
Баллы ризык ашыйсыгыз килсә, өстенлекне киптерелгән җиләк-җимешкә бирегез. Ризыкны кабул итүнең ешлыгына да игътибар итегез. Симереп китмәс өчен, көненә биш-алты тапкыр аз-азлап ашагыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading