Шәһри Казан

Нәрсәгә безгә кыйммәтле дару, очсызы яхшырак та дәвалый

Хәзерге заманда арзанга гына дәваланып буламы икән? Юк, әлбәттә, дияр күпләр, бигрәк тә - әти-әниләр. Көзнең салкын көннәрен алар дер калтырап көтеп тора инде - бала салкын тидереп авырып кына китә күрмәсен, янәсе. Балалар бакчасыннан яки мәктәптән кайткач ук төчкерә, борыннарын еш-еш тарта башласалар, ютәлләп тә куйсалар, әти-әниләр даруханәдән әллә...

Реклама

Менә шуларның берсе - эт борчагы тамыры (аны икенче төрле песи борчагы дип тә атыйлар, русчасы - алтейный корень). Олырак буын кешеләре бала чакларында эчкән бу баллы сиропны хәтерли булыр. Аны көненә өч тапкыр берәр аш кашыгы эчкәннәре дә истәдер әле. Табиблар әйтүе буенча, ютәлне ул чынлап та ике-өч көндә бетерә ала икән. Оригиналь исем куелган кыйммәтле дарулар составында да шул ук песи борчагындагы матдәләр бар, югыйсә. Аның тамыры гына түгел, яфраклары, сабагы да файдалы. Аларның киптерелгән чималыннан ютәл вакытында тәкъдим ителә торган «Мукалтин» даруын эшлиләр. Әлеге үлән тамырын сатып алып, аңардан төнәтмәне үзегез дә әзерли аласыз. Аның өчен тамырны кофе төйгечтә (кофемолкада) ваклап, 6-7 грамм, ягъни бер аш кашыгы порошокка ярты стакан бүлмә температурасындагы кайнаган су салабыз да 1-2 сәгать төнәтәбез. Сөзеп алып, һәр ике сәгать саен берәр аш кашыгы эчәбез. Ютәл көчле булганда, нәтиҗәлелеген арттыру өчен, бал кушу яхшы.
Сироп әзерләр өчен, ике аш кашыгы вакланган тамырга 1,5 стакан су салып, 15 минут сүрән утта пешерәбез. Аннары сөзеп, ярты килограмм шикәр комы өстәп, тагын утка куябыз. Күләме ике тапкырга кимегәнче, озаклап кайнатабыз. Әзер сиропны караңгы төстәге пыяла шешәдә саклыйбыз. Сиропны, алда әйтелгәнчә, көненә өч тапкыр берәр аш кашыгы кулланабыз. Ютәл вакытында эт борчагының кипкән чәчәкләреннән төнәтмә әзерләп тә эчәргә була. Бер аш кашыгы чималга бер стакан кайнар су салабыз да «су мунчасы»нда 15-20 минут пешерәбез. Суынгач, сөзеп эчәбез.
Сүзебез салкын тиеп авыру турында чыккан икән, аннан котылырга ярдәм итә торган башка продуктларны да атап үтик. Аларның иң беренчесе, һичшиксез, табигый антибиотик булып торган имбир. Ул, башланган авыруны туктатып кына калмыйча, чиргә теш-тырнагы белән каршы да тора. Аның составында микробларны юк итүче матдә - гингерол һәм организмга авыруга каршы торырга ярдәм итә торган аскорбин кислотасы бар.
Салкын тидергән балага тавык шулпасы да ашарга кирәк. Аңарда ялкынсынган күзәнәкләрне юк итү өчен мөһим булган аминокислоталар бар. Тавык шулпасы кандагы ак тәнчекләрнең саклагыч үзлекләрен яхшырта, ә алары исә инфекция белән яхшы көрәшә.
Тагын бер алыштыргысыз продукт - бал. Ул да микроб һәм вирусларга каршы торырга булыша. Лимон һәм кайнар чәй белән эчкәндә тагын да яхшырак нәтиҗә бирә, әмма балны чәйгә салырга кирәкми, чөнки анда ул файдалы үзлеген югалта. Шуңа да чәйне балны йотып куйгач кына эчегез, ә лимонын чәегезгә салыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: