16+

Октябрь аенда бакчада нәрсәләр эшләргә?

Октябрь – җимеш агачларын, куакларны кышка әзерләү ае.

Октябрь аенда бакчада нәрсәләр эшләргә?

Октябрь – җимеш агачларын, куакларны кышка әзерләү ае.

Айның беренче ункөнлегендә, суыклар иртә башланып китмәгәндә, алмагач һәм грушаның, шулай ук кура җиләге һәм карлыганның районлашкан сортларын утыртуны дәвам итәргә мөмкин. Әмма 10 октябрьдән соң утыртырга киңәш ителми. Калган утырту материалын, авыш чокыр казып, шунда күмеп калдырырга кирәк. Тотрыклы суыклар башланганчы, утырту материалының тамырын һәм бераз штамб өлешен туфрак яисә ком белән күмәргә, су сибәргә, ә октябрь ахырында яртылаш, ягъни штамбны һәм скелет ботакларның аскы өлешләрен туфрак белән күмеп, янына, тычканнардан саклау өчен, чыршы ботаклары куярга кирәк.

 Җимеш агачлары һәм куаклары төпләре тирәләрендәге туфракны казып чыгуны төгәлләгез (органик һәм минераль ашламалар кертеп). Бары тик каты корт (проволочник) белән зарарланган участокларны гына (әгәр булса) соңгарак калдырып, җир туңа башлагач казырга мөмкин. Бу очракта каты корт һәлак була. Агач төбе тирәсендәге туфракны черемә, торф яисә тирес белән каплагыз.

Октябрьнең икенче декадасында агач һәм куакларга мул итеп су сибегез, кимендә 60 см тирәнлектә туфракны дымландырырга тырышыгыз. Бу алым кыш көне агачларның тамыр системасының туңуын киметә. Җимеш агачларының кәүсәләрен һәм скелет ботакларын корыган кабыклардан, мүк һәм лишайниклардан чистартыгыз. Аннары 5 процентлы тимер купоросы эремәсе белән бөркегез (9-10 литр суга 500 гр исәбеннән). Җиләк куаклары антракноз яки тутык авыруы белән зарарланган булса, 3 процентлы бордос сыекчасы эремәсе яисә тимер купоросы эремәсе белән эшкәртергә кирәк.

(Фарсель Зыятдиновның «Ямь һәм тәм яки безнең бакча» китабыннан.)

Фото: mega-dacha-svoimi-rukami.ru

 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading