16+

Өстәл өстенә нәрсә һәм ничек җәяргә?

Формасы буенча эскәтерләр туры почмаклы, квадрат, түгәрәк, овал була. Эскәтернең күләмен сайлаганда өстәлнең биеклеген, озынлыгын, киңлеген истә тотарга кирәк.

Өстәл өстенә нәрсә һәм ничек җәяргә?

Формасы буенча эскәтерләр туры почмаклы, квадрат, түгәрәк, овал була. Эскәтернең күләмен сайлаганда өстәлнең биеклеген, озынлыгын, киңлеген истә тотарга кирәк.

Эскәтернең кырлары өстәлдән 20 см тирәсе асылынып торса – ул идеаль форма санала. Бәйрәм чараларында, туйларда, банкетларда асылынып тору нормасы 40 сантиметрга кадәр. Бәйрәм чараларына эскәтернең төсенә туры китереп салфеткалар да сайларга мөмкин. Аларның материалы, стиле һәм зәвыклы булуы мәслихәт. Мәсәлән, ефәк эскәтергә ефәк салфетка, мамыктан эшләнгәненә – мамык тастымаллар сайларга кирәк.

Бәйрәм чаралары өчен өстәлне тыгыз мамык-киҗе эскәтер белән каплау яхшырак. Ул таплардан җиңел юыла, тиз кибә һәм яхшы үтүкләнә. 

Җитен эскәтер күбрәк кунакларны тантаналы кабул иткәндә туры килә. Ул өйне бай итеп күрсәтәчәк, ләкин тиз бөгәрләнә һәм начар үтүкләнә. 

Сез шулай ук тефлон материалдан эшләнгән, сыеклыкны кире кагучан эскәтер сайлый аласыз. Алар тыгыз, җиңел юыла, тиз кибә, кайнар савыт-сабадан “курыкмый”. 

Ыргак белән бәйләнгән ажур эскәтерләр бик матур һәм нәзакәтле күренә. Бу төр эскәтерләр өстәлгә тантаналы төс бирә, хәтта гадәти көндәлек кичке аш вакытында да.

Әмма эскәтердәр матур гына булырга тиеш түгел, практик яктан уңайлы да булырга тиеш. Эскәтерләр сезне озак еллар шатландырсын өчен нинди материал сайларга соң? Бер матур тышкы кыяфәт белән генә барып чыкмаячак. Эскәтерләр һәрчак югары куркыныч зонасында – аңа эчемлекләр түгелергә, берәр төрле соус түгелергә, салат төшәргә мөмкин. 

Эскәтернең материалы түбәндәге таләпләргә җавап бирергә тиеш:
– карап торышка гади, кер юу машинасында чистарту мөмкинлеге булган, юган саен төсе чыкмый торган, тыгыз (куллар-терсәкләр белән, савыт-саба белән ышкылуга чыдам); юганнан соң да формасын саклый торган булсын. Артык сузыла торган булмасын. Шул вакытта гына эскәтер матур күренәчәк.
- бөгәрләнми торган булсын. Хәтта иң затлы материал да, әгәр дә ул тиз бөгәрләнә торган булса, үзенең затлылыгын югалта.
- куркынычсыз булсын. Эскәтер аш приборлары белән тыгыз бәйләнгән, куллар белән еш кагылырга туры килә, азык-төлеккә якын. Шуңа күрә материал зарарлы яки аллергия китереп чыгарырга тиеш түгел.

Фото: https://pixabay.com/ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading