16+

Пластик шешәдәге су сатып алганда боларны истә тотарга кирәк

Шешәнең төбендә аның нинди материалдан эшләнгәнлеген күрсәткән махсус хәрефләр була.

Пластик шешәдәге су сатып алганда боларны истә тотарга кирәк

Шешәнең төбендә аның нинди материалдан эшләнгәнлеген күрсәткән махсус хәрефләр була.

PET яки PETE. Болар бер генә тапкыр кулланыла торган шешәләр. Алар сыеклыкка авыр металлар һәм кешенең гормональ балансына тәэсир тә торган матдәләр бүлеп чыгарырга мөмкин. Димәк, суны кулланганнан соң, киләчәктә кирәге чыга дип, буш шешәгә кран суын тутырып куярга ашыкмагыз.

HDP яки HDPE. Бу суга бернинди дә зыянлы матдә бүлеп чыгармый торган яхшы пластик. Белгечлән нәкъ менә шундый шешәдәге суны алырга куша. Экология өчен дә куркынычсыз, әлеге пластикны эшкәртеп була.

PVC яки V. Әлеге материал ике төрле куркыныч химикат бүлеп чыгара. Икесе дә гормональ баланска начар тәэсир итә. Бу сыгылмалы, йомшак пластиктан тәрәзә рамнары, бакчада кулланыла торган шланглар ясыйлар.

LDPE. Әлеге материал шешәләр ясаганда да, пластик пакет җитештергәндә дә кулланыла. Ул суга химик матдәләр бүлеп чыгармый. Ә менә әлеге материалдан эшләәнән пакетларны алмавың хәерле.

PP пластигы ак төстә яки үтәкүренмәле була. Сироплар, йогыртларны шул материалдан эшләнгән шешә-савытка салалар. Куркынычсыз санала.

PS каһвә стаканнары яки ризык салып бирә торган контейнерлар шул материалдан эшләнә. Җылыткан вакытта зарарлы матдәләр бүлеп чыгара. Аңарданк айнар ризыклар сакларга ярамый.

PC - иң куркыныч пластик. Аңарда бисфенол А - кешенең эндокрин системасын җимерә торган матдә бар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading