16+

Помидордан тәмле кабымлык әзерләү ЫСУЛЫ

Помидорларыгыз бик күп булса, ясап карагыз. Бик җайлы эшләнә, тәмле дә чыга. Мин аны ел саен диярлек ясыйм. Бик яратып ашыйбыз.

Помидордан тәмле кабымлык әзерләү ЫСУЛЫ

Помидорларыгыз бик күп булса, ясап карагыз. Бик җайлы эшләнә, тәмле дә чыга. Мин аны ел саен диярлек ясыйм. Бик яратып ашыйбыз.

Банкаларны стерильләштерәбез. Помидорларны дүрткә бүлеп, банкаларга тутырабыз (катырак помидорлар булса әйбәт). Шуның өстенә кайнар маринад салабыз һәм суга утыртып, 20 минут кайнатабыз (йомшак помидорлар булса, 10 минут та җитә). Япканда 1 литрлы банкага 1 аш кашыгы аш серкәсе салабыз.
Маринад: 1 литр суга 1 аш кашыгы тоз, 3 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы сыек май. Маринадны 2,5-3 литр суга ясасагыз, әйбәт кенә була.
Мин быел банка төбенә укроп башы белән ике тырнак сарымсак та салдым. Аларны салмасаң да бик тәмле.

5 кг помидор 1 литрлы 7 банкага җитә.
Кыш көне бәрәңге белән ашарга менә дигән тәмле кабымлык.

Венера Ибраһимова, Казан.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading