“Шәһри Казан”ны укучыларны моңарчы помидор үсентеләрен юк итәргә сәләтле гөмбәчек чирләре белән таныштырган идек. Теманы тагын да дәвам итәргә булдык.
Башы: Помидорларны фитофторадан ничек сакларга?
Фузариоз – тамыр муентыгы һәм тамырлар череге авыруы. Гадәттә, бу чир куакта беренче помидорлар формалашкан вакытта үзен күрсәтә башлый. Чирнең башлангыч чорында, түтәлгә су сибүгә карамастан, томатның астагы яруслардагы әйбәт формалашкан эре яфраклары бер сәбәпсез шәлперәя, сула. Бераздан яңа яралган яшь яфраклар да зарарлана һәм томат куагы тулысынча чиргә сабышып, һәлак була. Чирне ачыклау өчен сабакның тамырга тоташкан муентыгына күз салу да җитә.
Тамыр системасы коңгырт төскә керә, төп сабакның аскы унбиш-егерме сантиметрлы өлеше дә карасу соргылт төсмерле була. Чирнең азынуына томатның сут йөреше системасы зарарланып эштән чыгуы сәбәпче. Әгәр һаваның дымлылыгы кирәгеннән артык зур булса, үсемлекнең зарарланган өлешләре гөмбәчек споралары белән каплана. Черек авыруын тарата торган зарарлы гөмбәчекләр бакчадагы туфракта озак вакыт дәвамында саклана ала. Аларның кишәрлек буенча таралуына, вакытында дезинфекцияләнмәгән бакча инвентаре, дымлы һәм җиләс һава торышы, салкын су тамчылары, череп таркалып бетмәгән, чирле үсемлек калдыклары сәбәпче. Томат куагына споралар тамырлардагы һәм тамыр муентыгындагы бик вак җәрәхәтләр аша үтеп керә.
Бу чирнең беренче билгеләре күренүгә, “Фитоспорин” биопрепараты, “Топаз”, бакыр катнашмалы башка химикатлар белән эшкәртеп, үсемлекләрне саклап калып була. Әмма помидорларны агулы химик матдәләр белән коендырып үстереп маташканчы, чирне булдырмау чараларын алдан күрүебез хәерле. Беренче чиратта, профилактика йөзеннән, туфракны биофунгицидлар белән эшкәртү, чәчүгә әзерләгән вакытта орлыкларны зарарсызландыру, бу авыруга бирешми торган сортларны, гибридларны утыртып үстерү күпкә отышлырак.
Тамырларның фузариоз череге авыруының башлангыч чордагы билгеләре фитофторозныкына охшаш. Яфракларда хлорозлы таплар, соргылт тимгелләр пәйда була, яфракларның тармакланып торган җепселләре арасындагы йомшак тукымаларда некроз күзәтелә. Беркадәр вакыт узгач, тимгелләр зурая, үзара кушыла, яфраклар корый йә череп төшә. Үсемлекнең төп тамыры кызгылт-коңгырт төстәге таплар белән каплана. Бу вакытта үсемлекнең сут үткәрүче, аны туклыклы матдәләр белән тәэмин итүче системасы эштән чыга – сабак өлешләп карала, томат тамыр муентыгы тирәсеннән чери башлый. Бу чирне китереп чыгарган гөмбәчек туфракта өч ел яши. Башка гөмбәчекләрдән аермалы буларак, салкынга да, кызу һава торышына да бирешми.
Беренче мәлдә, дәвалау өчен “Фитоспорин” биопрепараты, “Топаз” фунгициды кулланып була. Әгәр моңарчы да томатларыгызның гөмбәчек авыруларына бирешкәне булса, чәчү әйләнеше ысулын куллану отышлы. Томат, бәрәңге, баклажан кебек әлеге төркемгә кергән культураларны дүрт-биш елдан соң – туфрагын тәмам савыктыргач кына бу түтәлгә утыртырга ярый. Туфракка биофунгидцидлар, йодлы, марганцовкалы, бакырлы эремәләр, эремчек суы, “Бессараб” эремәсе сибүдән тыш, җирне дәвалау максатыннан гәрчич, фацелия кебек сидератлар чәчү, суган, сарымсак үстереп алу отышлы.
Фузариоз шиңү чире томат үсентесенең төрле үсеш стадиясендә килеп чыгарга мөмкин. Яшь үсентегә ябырылса, аны тиз арада тулаем һәлак итә. Әгәр үсенте ныгып өлгергән булса, үсеше бик нык тоткарлана. Куакның барлык вегетатив өлешләре кинәт саргая. Яфраклары шәлперәя, әмма коелмый, сары флагчыклар сыман аска салынып тора.
Чир тамырдан башланып, тиз арада югарыга таба күтәрелә, очына чаклы менеп җитеп, үсемлекне тулаем зарарлый. Корылма эчендәге температура югары булганда: ул +28 С градуска җиткәч, гөмбәчекләр зур темплар белән үрчеп, үсемлекләрне яулап ала. Галимнәр фикеренчә, азот, фосфор, микроэлементлар белән кирәгеннән артык тукландырылган үсемлекләр фузариоз шиңү чиренә ешрак бирешә. Бу чир килеп чыкмасын өчен, бакчабызда уңышы җыеп алынган һәр түтәлдә гәрчич, борчак, арыш кебек сидерат чәчеп үстереп алу, аларны ваклап туфрак белән катнаштырып, көздән җирне казып калдыру, туфрактагы күп төрле гөмбәчек чирләренә табигый рәвештә каршы тора алган сапротроф организмнарга баета.
Томатларның гөмбәчек чирләренә бирешми торган “Раиса F1”, “Силуэт F1”, “Гродена F1”, “Бобкат F1” кебек гибридларын утыртып үстерү безне күп борчу- мәшәкатьләрдән коткарыр дип өметләнәм.
Яфракларның соры тимгелле авыруы гадәттә помидорлар өлгергән мәлдә пәйда була. Яфракларга зыян салуы аркасында, өстәге ярусларда яңа яралган помидорлар үсешенә беркадәр зыян китерсә, тулаем уңыш күләмен беркадәр киметсә дә, бакчачыны томат уңышыннан тулычынча мәхрүм итә алмый. Бу гөмбәчекләр, башкалары белән чагыштырганда агрессив түгел, чирнең килеп чыккан мәлендә сизеп алып, тиз арада үсемлекләрне эшкәртсәк, аны җиңәргә була.
Яфракларның соры тимгелле авыруының төп билгеләре түбәндәгечә чагылыш таба. Әүвәлге мәлдә яфрак пластинкалары вак кына кара таплар белән чуарлана. Беркадәр вакыттан соң, алар зурая, соры төскә керә. Яфрак өслеге корыша, аларда вак кына ярыклар хасил була. Таплар бер-берсе белән тоташып беткәч, яфраклар кибеп коела. Бу чирнең гөмбәчекләре дә туфракта, үсемлек калдыкларында яши, су тамчылары, көчле җил белән тарала. Гөмбәчек, суны аз сипсәң дә, күп итеп сугарсаң да, һава салкынча булса да, бик нык кызу торса да зарар сала ала. Туфракны “Байкал-ЭМ”, үсемлекләрне “Фитоспорин” эремәсе белән эшкәртеп, чиргә каршы торып, хәтта аннан котылып була.
Хәмидә Гарипова,
Казан.
Фото: https://www.freepik.com/
Комментарийлар