16+

Помидорның кайсысы әйбәт?

Консервлау өчен кайсы да ярый, әлбәттә, әмма күп кенә сортларның кабыгы бик юка, маринадлаган вакытта алар тиз ярыла. Шуңа да кышка әзерләп калдырасы помидорларның калын кабыклысын алу отышлы.

Помидорның кайсысы әйбәт?

Консервлау өчен кайсы да ярый, әлбәттә, әмма күп кенә сортларның кабыгы бик юка, маринадлаган вакытта алар тиз ярыла. Шуңа да кышка әзерләп калдырасы помидорларның калын кабыклысын алу отышлы.

Моның өчен Империя F1, Ляна, Яблонька России, Ракета сортларын алу отышлы. Ә менә салат ясаганда, киресенчә, калын кабыклы помидорлар җайсызрак. Димәк, салат өчен Микадо, Бисквит, Сахар красный дигәннәрен сайлагыз. Помидорлар төсләре белән дә аерыла. Мажор F1, Розовый слон, Пинк парадайз, Розовый фламинго дигән сортлар алсу төстә була. Малиновый звон, Робинзон, Малиновый богатырь дигәннәре исә куе алсу төстә. Көрән төстәгеләрен утыртып карыйбыз дисәгез, Черная жемчужина, Чёрный принц, Чёрный мавр, Чёрный шоколад сортларын алыгыз. Медовая конфетка F1, Золотые купола, Лимонный гигант, Вишня жёлтая сортлары сары төстәге җимешләр белән куандырыр. Яшел томатлар да була, Сахар зелёный, Болото, Абсент, Киви, Малахитовая шкатулка, Зелёный чили сортлары шундыйлардан.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading