16+

Розаларны нишләтергә икән?

Казандагы сеңлем, Туган көнемә бүләк итеп, Бакчачылык кибетеннән төрле сортлы берничә роза алып кайтып бирде.

Розаларны нишләтергә икән?

Казандагы сеңлем, Туган көнемә бүләк итеп, Бакчачылык кибетеннән төрле сортлы берничә роза алып кайтып бирде.

 Алар матур картон капларга урнаштырылган. Тамырларын пленка пакетка төреп бәйләгәннәр. Үсемлекләрнең ботаклары берничә, сабаклары шактый озын. Кызгылт төстәге вак кына яфраклары бар. Кайберләреннән нәни янботакчыклар чыгып маташа. Розаларны түтәлгә чыгарып утыртканчы, өч ай вакыт бар бит әле. Аларны ничек итеп саклап калырга соң? Шул турыда гәҗиткә аңлатып язмассызмы икән? Хөрмәт белән Кайбыч районыннан Ләлә апагыз.

Розаларның һәркайсын пакетыннан чыгарып, тамырларын, сабакларын, яфракларын җентекләп күздән кичерәбез. Сынган, корыган, күгәргәннәре юкмы? Яфрак асларына вак корткычлар сырышмаганмы? Чирле тамыры яки ботагы булса, сау-сәламәт урынын да беркадәр кертеп, секатор белән  кыскартып кисеп, ярасына “зеленка” сөртергә кирәк. Яшь яфраклар, нәни ботакчыклар үсемлекнең тамырындагы һәм сабагындагы сутын суыру хисабына формалашканга күрә, чарасын күрмәгән очракта, аны хәлсезләндереп кенә калмыйча, хәтта корытырга мөмкин. Тамырлар белән ботаклар күләме  баланска килсен өчен, ботакларын беркадәр кыскартып кисү зарури. 

Үсемлекләрне савытларга утыртканчы, Фитоспорин кебек табигый биологик фунгицид эремәсенә салып куеп, 5-6 сәгать дәвамында чылатабыз. Әлеге профилактик чара бакчабызга гөмбәчек  чирләре кертмәү өчен  мөһим.  Бессараб эремәсен куллану да отышлы, 5 л җылы суга 100 мл эремә өстибез. (Аны кыш азагында түбәндәгечә ясап куйган идек: 1 десерт кашыгы балны 1 л кайнаган җылы суга, 1 десерт  кашыгы каймакны 1 л  эремчек суына салып болгатып, һәркайсын өсте чүпрәк белән каплаулы аерым (!) банкаларда караңгы җылы урында ай буе  ачыткач, составларны катнаштырабыз.

Банканы караңгы төстәге пакет эчендә тотабыз. Әремәне сезон буе файдаланабыз.) Зарарсызландырганнан соң, розаларны яңа тамырлар яралуга булышлык итүче Корневин препараты  салып эретелгән җылымса суга тамырларын гына  батырып куеп,  1-2 сәгать тотабыз. Дозасы препаратның кабында язылган. Фатирдагы яки шәхси йорттагы коры, бик  җылы һава аларга килешми. Яфраклы розаларны + 10 С градус җылылыктагы якты урында тоту зарури. Җылытылган лоджиягез яки верандагыз булмаса, гөл савытларын бүлмәгезнең салкынча тәрәзә төбенә куярга, форточканы ачып, температураны махсус төшергәләп торырга туры киләчәк. 8:1:1 нисбәтендә алынган, торфлы, вермикулитлы, биогумуслы туфракны (“Биогумус для роз”) әйбәтләп болгатып, үзара  катнаштырабыз.

Дымны, кислородны әйбәт үткәрүчән  субстратны тирән чүлмәкләргә яки төбе тишекле 5 литрлы пластик чиләкләргә  тутырабыз. Җиңел, йомшак, дымлы  субстратка  утыртканда, үсемлекләрнең тамыр муентыгы кул яссысы киңлегендә  туфрак белән күмелеп  калырга тиеш. Розалар тернәкләнеп киткәнче, парник эффекты тудыру өчен, әүвәлеге мәлдә өсләренә төбе тишекле, үтә күренмәле  пластик су савыты яки пленка каплап торырга кирәк булачак. Ачып җилләтергә, ара-тирә йомшак  кар суы  җылытып сибәргә онытмыйбыз.

Беренче  мәлдә яңа тамырлар бик әкрен ярала. Көннәр җылынгач, җәй башындагы кыраулар срогы узгач, хәл җыеп, тернәкләнеп өлгергән розаларыбызны ачык грунтка, чәчәк  түтәленә күчереп утыртабыз. Алар исәеп, тамырлары тармакланып, ныклап торып эшли башлагач, розаларның моңарчы “йоклаган” бөреләре уянып, көчле яшь сабаклар  тишелеп чыгачак. Атна саен сугарабыз, төпләрен йомшартабыз, мүлчәлибез. Ике атнага бер мәртәбә, розаларны тукландыруга тәгаенләнгән агрикола яки  сыек комплекслы ашлама сибәбез. Гөблә, цикадка, пәрәвез талпаны кебек корткычлардан саклыйбыз, тиешенчә формалаштырабыз. 

P.S. Әгәр сатып алынган яки бүләк ителгән розаның бөреләре  уянмаган булса, үсемлекне төрелгән кабыннан чыгармыйча, өстенә кәгазь пакет  каплап, май аена чаклы суыткыч ишегенә, подвалга яки базга куеп торабыз.

Әгәр сезгә розалар бүләк иткән булсалар, чәчәкләре шиңгәч, берүк чыгарып ташламагыз. Ботакларның уртадагы 18-20 см лы сау-сәламәт өлешен кисеп алып, бәрәңгегә яки чөгендергә кадап куеп, торфлы-вермикулитлы дымлы туфракта тамырландырып, бер дигән утырту материалы үстереп алып була. 

Хәмидә Гарипова. Казан 
Фото: ШК архивыннан


 

Язмага реакция белдерегез

1

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading