16+

Сарымсак үстерү серләре

Җир кипкәч, түтәлләрнең туфрагы тыгызланып, өске өлеше таш кебек катып китте.

Сарымсак үстерү серләре

Җир кипкәч, түтәлләрнең туфрагы тыгызланып, өске өлеше таш кебек катып китте.

Көздән утыртып калдырган суган, сарымсаклар тишелеп чыкты. Җирдә дым күп булса да,  кинәнеп үсеп китмәделәр. Сарымсакларның аскы яфраклары саргылт төскә кереп маташа. Аның уңышы елдан-ел кими, башлары вагая бара. Кышын әйбәт сакланмыйлар: кайсы чери, кайсы кибә. Бүгенге көндә суган-сарымсакларга  ничек ярдәм итәргә икән? Шул хакта аңлатып язсагыз, рәхмәтле булыр идем. Бу сорау мине генә борчымый. Тирә-күршеләремдә дә шундый ук хәл. “Шәһри Казан”ны күптәннән алдырам, аның ”Язмыш” дигәнен аеруча яратып укыйм. Туган-тумача белән кулдан- кулга йөртеп укыйбыз.“Бакчачы почмагы”, ”Киңәш” битләрен  комод тартмасына  җыеп барам. Бакчада эшләгәндә, аш- су әзерләгәндә, кирәге чыккан саен алып укыйм, яратып кулланам. Файдалы, кызыклы, бай эчтәлекле, әйбәт гәҗит чыгаруыгыз өчен, сезгә Аллаһның  рәхмәте яусын. 
Ярдәм көтеп, Кайбыч районыннан Хәния апагыз.

Сарымсак белән суган нейтраль ачылыктагы, көпшәк, һава һәм дым  үткәрүчән туфракта, кояшлы урында әйбәт уңыш бирә. Икесен дә даими ашлап, сугарып, төпләрен су сипкән саен йомшартып, чүпләрен утап тору зарури. Сезнең очракта, беренче чиратта түтәлләргә әйбәтләп җылымса су сибеп (яки яңгырдан соң),  өске катламдагы туфрагын йомшартып чыгарга кирәк. Моның өчен тар пычаклы Фокин кискече яки  кечкенә размерлы бер ягы тырмалы кул тәпкесе куллану уңайлы. Саклык белән генә эшләгәндә, үсемлекләрнең тамырларына зыян килмәячәк.

Сарымсаклар-суганнар тишелеп чыккач, рәт араларына буразначыклар ясап, азотлы ашлама кертү мөһим. 10 л суга 1 аш кашыгы сидекчә (карбамид, азотлы селитра) яки 10 л суга 1 л сыер тиресе ачыткысы салып болгатып сибү тиеш. Беренче ашлау өчен 10 л суга 2 аш кашыгы нашатырь спирты салып болгатып сибү кулай. Дозасын яртылаш киметеп, үсемлекләрнең өсләренә бөркергә  ярый.  Түтәлдәге дым саклансын, туфрак катып китмәсен өчен, черемә яки компост, чабып алынган яки кипкән үлән, салам, пычкы чүбе белән мүлчәләү отышлы.  Алар череп таркалып көзгә чаклы  ашламага әверелә, җирне  күпертә.  

Шәхсән үзем җәйнең беренче яртысында, яшел масса үскән чорда суган белән сарымсакка суны атнага бер мәртәбә сибәм. Ун-унике көн саен, “Агрикола для лука и чеснока”, “Гуми-Оми для лука и чеснока”, көл төнәтмәсен,  Нитрофоска яки Азофоска эремәсен, тирес һәм чүп үләннәре ачыткыларын, ашламаларны чиратлаштырып дымлы туфракка сибеп, үсемлекләрне тукландырам. Суган белән сарымсакны түтәлдә суган чебене зарарласа, уңышы өлгереп килгәндә, түтәлләргә су сибелсә яки көчле яңгырлар яуса, башлары өлгереп җитмәгән килеш җыелса, саклауга куяр алдыннан яхшылап киптереп салмасагыз, кышын начар сакланалар. Сарымсакның башлары эре булсын өчен, берничә шарты бар. Аргамактан - ат, кандаладан бет туа, диләр. ӘгәрТитан кебек бик эре сортлы сарымсак бүлбеләре утыртмасагыз, башлары эре була алмас.

Суган белән сарымсакны ел саен бер үк түтәлдә үстерегә ярамый. Чирләре күбәя, туфракта туклыклы матдәләр җитмәгәнгә күрә, башлары вагая. Сарымсак эре булсын өчен, уклары 10-12 см га җитүгә, кызганмыйча  сындырырга кирәк, ди белгечләр. Бу укларны тозлап, маринадлап, киптереп кулланырга була. Шәхсән үзем берничә  көчле, юан сабаклы  сарымсакның угын махсус сындырмый калдырам һәм “һава бүлбечекләрен”сабагында  өлгертеп, түтәлгә  чәчеп үстерәм. Беренче елда бер бүлбеле-түгәрәк тешле нәни сарымсак өлгерә. Көздән шуларны утыртып калдыргач, икенче елда сау-сәламәт эре сарымсак башы формалаша. Сарымсакларны көздән утыртып калдырганда, 7-8 см тирәнлектә оялар ясап, шуларга “тешчек” белән бергә черемә һәм көл салып калдыру, түтәлне шактый  калын итеп коелган яфраклар, ылыс яки пычкы чүбе белән мүлчәләү  отышлы.

Сарымсаклар кышкы суыкка бирешми, тулыканлы ашлама тамырларын тукландыра. Мүлчәне язын тырмалап алып яндырырга, яңасын таратырга киңәш итәләр. Утырту материалын бик эре сарымсактан аерып алырга гадәтләнгәнбез. Агрономнар “тешләр”енең уртачасын яки аннан да кечерәген утыртырга киңәш итә. Аларны кайберәүләр тозлы суга, икенчеләре сода яки марганцовка эремәсенә салып торып, зарарсызландыра. Мин фитоспоринга өстенлек бирәм. Сарымсак белән суганга корткычлар ябырылмасын өчен, янәшәләренә бәрхет гөл, сельдерей утырту, рәтләрен аралаштырып, бер-ике буразна  кишер, укроп, фенхель чәчү отышлы. Бу культуралар көл белән ашлаганны ярата.

Суган белән сарымсакны сугаргач, корткычлардан саклану ниятеннән рәт араларына учлап  коры көл сибеп җибәргән чакларым бар. Сарымсакның башын бүлгәләп утыртырга гадәтләнгәнбез. Ничә тешлесен утыртсак, киләсе җәйдә шундый ук сарымсак үсәчәк, диләр. Сарымсакларның кышкы төренең башлары эре, ә язгы төренең өстенлеге - кышын бик әйбәт саклануда. Аны кар эрүгә утыртабыз, сентябрьдә уңышын җыябыз. Сарымсакның сакланышы аны ничек киптерүгә бәйле. Шәхсән үзем аны түтәлдән йолкып чыгармыйм, бакча сәнәге белән казып алам. Тамырын сабагын кисмичә,  вак көлтәләргә бәйләп, җил уйный торган ышык урында ике-өч атна киптерәм.

Аннан соң тамырын кыскартып, сабагын кисеп, чормага таратып салам. Көз  уртасында алып төшеп, сортларга аерам: утыртырга, ашарга, күчтәнәчкә, сатарга дип, кәгазь капларга бүлеп тутырам. Бер өлешен, кәгазьгә кат-кат төреп, икенчесен пыяла банкага тоз катнаштырып тутырып, вак-төяген маринадлап йә киптереп саклыйм. 

Хәмидә Гарипова. Казан
Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading