Сүз дә юк, бу чаклы тәмләткеч берьюлы салынмый, чамасын белми кылансаң, каш ясыйм дип, күз чыгаруың бар. Әби-бабаларыбыз балаларның эче китсә – кипкән шомырт төнәтмәсе эчергән, ис тисә миләш ашаткан, гап- гади чәйнең дә андый шифасы барын онытмыйк. Кайвакытта сәфәргә чыккач, чит ризыкны өнәмичә, эчең борып алуы бар. Һәрвакытта янда даруйөртмибез бит. Әлеге уңайсыз хәлдән бик тиз һәм организмга артык зыян салмыйча гына чыгу юлы гап-гади һәм үтемле: бер аш кашыгы коры чәйне учта тузан хәленә китергәнче уып, чиста су белән йотып куйсагыз, сару кайнавы басылачак, тиз арада эч китү туктаячак. Баш үтереп сызлаганда, аңа кайнар суда чылатылган әрекмән яки кәбестә яфрагы ябып бәйләсәк, авырту тиз басылачак.
Бакчада эшләгәндә, кайвакытта черки тешләгәнен, корт чакканын сизми дә каласың. Еш кына тиресе сыдырылган, киселгән, тырналган, бәрелгән урыннар пәйда була, бу вак-төяккә игътибар итми йөрсәң, җәрәхәтле урыннарыңа инфекция кереп, үлекләп куюы бар. Шәхсән үзем яраларны бакчамда үскән канлы үлән белән дәвалыйм. Сабакчыгын өзеп, суты белән җәрәхәтләнгән урынны яндырып алам. Ә табигый дәвачым үз эшен бер дигән итеп башкарып куя, иртәнгә ул урынның эзе генә кала. Гадәттә май аенда кычытканны, канлы үләнне күп итеп җыеп, көлтәләп бәйләп, кояш төшми, әмма һава йөри торган мунча чоланына элеп киптерәм. Һәр мунча кергән саен себерке җебетә торган суга әлеге катнашманы да учлап салам. Шундый шифалы антисептик барлыкка килә, ләгәндәге суга аны салып юынуның файдасы әйтеп бетергесез. Шунысы бар: канлы үлән – агулы, аны ике-өч ботактан ары салырга ярамый.
Чәчләрегез җемелдәп торсын, куе булып үссен, башыгыз кавыкламсын дисәгез, кычыткан белән дус булу хәерле, әрекмән тамыры төнәтмәсе дә файдалы.
Әгәр язмамда гаиләбез белән яратып эчә торган үлән чәйләре турында язып үтмәсәм, килешмәс. Өсте ябулы матур савытларда киптерелгән җир җиләге, карлыган, чия, кура җиләге, сырганак яфракларыннан, зәңгәр һәм сары мәтрүшкә, юкә чәчәкләреннән, бөтнек белән мелиссадан торган ассорти, гөлҗимеш, кара һәм яшел чәйләр, кофе урын алган. Киптереп төелгән имбирь, корица, әнис, укроп, фенхель орлыклары, ачы кызыл борыч, шалфей белән ромашка да кул сузымында гына. Суыткычтагы лимоннан кала, җыенысын үзем үстергәнгә күрә, боларның берсе дә акча түгел, ә бакча җимешләре. Төрле компонентлар салып чәй пешергәндә, өйгә хуш ис тарала, әйтерсең, кыш уртасында җәй үзе безгә кунакка килә. Тамак шешсә, урт бозылса – шалфей, ромашка төнәтмәләре белән чайкау ярдәм итә. Суык тисә – мәтрүшкә белән борыч, лимон, имбир, бал, гөлҗимеш чәйләре булыша. Кан басымы күтәрелә башлап, күкрәк читлеген бимазаларга керешүен сизү белән, балконнан балан белән кара миләшемне алып кереп, бер кашык бал салып, өстенә 1 литр кайнар су коям да, көне буе шуны аз-азлап эчеп йөреп, тиктормас йөрәкне йөгәнләп куям.
Суган белән сарымсак ашауны көндәлек гадәткә кертү организмны төрле инфекцияләрдән саклый, топинамбурны яшелчә салатларына кушу кандагы шикәрне нормада сакларга ярдәм итә. Артык авырлыктан котылырга ниятләсәк, сельдерей сабагы һәм яфракларын сыгып, килеп чыккан масса күләмендә бал һәм вакланган лимон салып, сихәтле катнашма әзерләп куябыз. Аны һәр иртәдә ач карынга бер кашык кабып кую җитә. Кабакның эчке йомшак җепселләрен, орлыклары белән бергә, берничә кат иттарткычтан чыгартып, аңа лимон һәм бал кушып, бер- ике көн салкын урында тоткач, бу катнашманы алдагысы кебек куллану эчәклекне зыянлы калдыклардан чистарта. Кабак үзе гади генә тоелса да, аның файдалы үзлекләре бик зур, шунлыктан, рационда даими куллану отышлы. Җыеп кына әйткәндә, табигать Анабыз – үзе бөек дәвачы.
Хәмидә ГАРИПОВА.
Казан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар