16+

Син кем дә мин кем!..

Тормышта безнең һәрберебезнең үз девизы бар. Шуның белән бер-беребездән аерылып та торабыз. Тик шул ук вакытта теге яки бу зодиак билгесе астында туучыларның да бары тик үзләренә генә хас яшәү кануннары булуы да билгеле. Карап карыйк әле, дөреслеккә туры киләме икән? Без алар арасындагы җиде төп «канун»ны аерып алырга булдык....

Син кем дә мин кем!..

Тормышта безнең һәрберебезнең үз девизы бар. Шуның белән бер-беребездән аерылып та торабыз. Тик шул ук вакытта теге яки бу зодиак билгесе астында туучыларның да бары тик үзләренә генә хас яшәү кануннары булуы да билгеле. Карап карыйк әле, дөреслеккә туры киләме икән? Без алар арасындагы җиде төп «канун»ны аерып алырга булдык....

Кучкар
Башта эшлим - аннары гына уйлыйм.
Башкалар тормозга басканда, мин газга басуны кулайрак күрәм.
Иң авыры - әңгәмәдәшне ахыргача тыңлап бетерү.
Минем кебек бул, чөнки миннән дә яхшырак эшләүче юк.
Бүләк алу күңелле нәрсә булса да, мин аны күбрәк бирергә яратам.
Мин үземне гафу итәм, ә башкаларны - юк.
Тормышымның беренче яртысында күп нәрсә эшләргә өлгерәчәкмен, калган яртысында нәрсә эшләрмен - билгесез.
Үгезбозау
Батыр кеше алдан бара, ә акыллы - икенче.
Әйбер сатып алырга акча жәл түгел, ә күңел ачарга дигәндә, мин саранрак.
Урынында әйбәт утырган кешене кузгатмагыз.
Кеше әйбере кирәкми миңа - ә үземнекенә орынмагыз.
Матур диванны кояш баешын күзәтүгә караганда өстенрәк күрәм.
Мин йөк төягән машина кебек - озак кызам, аның каравы, куып тотып кара син мине.
Холкы әйбәт кеше белән эш итәргә була.
Игезәкләр
Акыллы баш аякларга тынгылык бирми.
Бер баш әйбәт, икәү булса тагын да яхшырак (икесе дә бер үк кешенеке булса, бигрәк тә шәп).
Тормышта мин судагы скутер кебек - тирәнгә кермим, әмма бик тиз «йөзәм».
Өйдә телевизор (телефон) бер түгел, өчәү булсын.
Минем телем шул кадәр яхшы эшли ки, башым аның артыннан куып җитә алмый.
Мин бүген кичәге кебек түгел.
Ерып чыга алмаслык очрак юк ул.
Кысла
Мин сирәк ашыгам, шуның өчен соңга да сирәк калам.
Сыйфатсыз әйбер алганчы, акча җыеп яхшырагын алам.
Күңелне эче тулы суыткычтан да яхшырак нәрсә җылыта алмый.
Качар урын булмаган җирдә яшәү авыррак.
Көнгерә - үз сумкасын, ә кысла кара көнгә җыйган акчасын саклый.
Күңелем белән мин романтик, ә тормышта - практик.
Егерме ел эчендә пәлтәне ничек туздырып булсын инде.
Арыслан
Кабинет ишегендәге матур табличка югары хезмәт хакыннан мөһимрәк.
Йөземдә елмаю булса да, күңелем белән мин диктатор.
Кыланырга дигәндә, арысланга куш инде.
Тормышта иң курыккан нәрсәм - кеше көлкесенә калу.
Нәрсә дә булса эшләргә керешкәнмен икән, мин аңа бик зурлап тотынам.
Мин булганда, кояш та кирәкми.
Ярдәмгә өмет итүгә караганда, үзем булышуны өстенрәк күрәм.
Кыз
Кыйшаеп торган киштә җенемне чыгара.
Башкалар ризыктан - ләззәт, ә мин витамин алам.
Бәхет ул - бөтен нәрсәне дә контрольдә тоту мөмкинлеге.
Яңгыр түгел, таш яуса да, ак туфлием пычранмас.
Чебен гөмбәсенә күзгә ташланып тору кирәк, ә ак гөмбәне болай да табалар.
Һәр Кызда гүзәл ханым яши.
Ташланган паркта йөргәнгә караганда каралган бакчада йөрү күпкә күңеллерәк.
Үлчәү
Мин озак уйлыйм, әмма сирәк ялгышам.
Теләсә кемне теләсә нинди эшкә җәлеп итәм.
Һәр «i» өстенә нокта куярга кирәкми.
Зәвыксыз бүлмәдә озак утырсам, авырый башлыйм.
Күңел ачмасам, су сипмәгән гөл кебек шиңәм.
Җүләрләр генә принципка бара.
Чытык йөз ясап куйсаң, булышучылар күбәя.
Чаян
Кызганыч, чагар кеше юк.
Җитди сәбәп булганда гына елмаям.
Утта янмыйм, суда батмыйм.
Дөньяны рыцарьлар коткара.
Холкым бомба кебек: тыныч кына ятып торам да шартлыйм.
Җүләр ышана, акыллы сыный.
Мин кактуска охшаган: әкияти чәчәгем күңелемә ошаганнар өчен генә ачылса, энәләрем - бөтен кеше өчен.
Укчы
Җавапсыз кеше һич югында мөлаем булырга тиеш.
Вөҗдан газабы кичерү - нәрсә соң ул?
Ялгышларың турында сөйләп, абруеңны төшермә.
Мин кемгә тиеш, барысын да кичерәм.
Миңа үпкәләп булмый.
Ялганлый белмим мин, азрак арттырам гына.
Башкалар ачуы килгәнгә бүртенсә, укчы - «мин-минлек»тән.
Кәҗәмөгез
Тау түбәсеннән бер төкерер өчен, шул тауга гомер буе үрмәләү дә жәл түгел.
Сугыш кырында бер генә сугышчы була ала, бигрәк тә «кәҗә мөгезләре» белән коралланганда.
Минем аяк астына керүчеләр үзләре гаепле.
Мин һәрвакыт диярлек хаклы, тик ул миңа җиңеллек китерми.
Өйдә утырган килеш чит илләр турында сөйләү рәхәтрәк.
Биш яшемдә мин олы кеше, ә илледә - һаман яшь әле.
Тау кәҗәсе кебек тапталган сукмак эзләмим.
Сукояр
Бөтен кешене берьюлы мин генә ярата алам.
Секс? Аңардан да мөһимрәк нәрсәләр бар әле.
Фәрештә булу авыр, әмма кирәк.
Башта - дуслар, аннары гына - гаилә (вакыт калса, әлбәттә).
Башкаларга ошаудан да күңелсезрәк нәрсә юк.
Эшләпәмдәге кесәләр нәрсәгә? Сез сорасын өчен...
Яхшы ният яхшы эштән әйбәтрәк.
Балык
Миңа басым ясамагыз, юкса балык кебек кулыгыздан шуып төшәргә дә мөмкинмен.
Берсекөнгә эшлисе әйберне иртәгә калдырма...
Минем эшем күп булганны бөтенесе дә белә, ә менә нәрсә белән икәнне белүчеләр аз.
Бормалы юл гына туп-туры максатка илтә ала.
Ашыгып эшләү чәйнәмичә йоту кебек.
Тәртипне эчпошыргыч кешеләр уйлап тапкан.
Тыныч күлдә Балык яши.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading